90 көндә миллионер булып буламы? Җиденче көн. Үзебезнең көчле якларыбызны барлыйбыз!

90 көндә миллионер булып буламы? Җиденче көн. Үзебезнең көчле якларыбызны барлыйбыз!

<< БЕРЕНЧЕ КӨН

Дуслар! Бүген марафонның җиденче көне! Бер атна шулай тиз үтеп тә китте. Рухымны ныгыту, дөрес юлдан баруыма инану атнасы - уңай эмоцияләр тулы атна булды ул! Эшләремне тагын бер кат тагын да төгәлрәк планлаштырып чыга алдым. Максатларым санын тагын да арттырдым, үзем өчен югарырак планкалар куйдым!

Нәтиҗә - соңгы 2 көндә мин 2 килешү имзаладым. Иртәгә тагын бер килешү имзалыйсым бар. Файдалы һәм зур эшләр башкарачакмын!

Алдан кычкырган күкенең башы ярыла, диләр. Шулай да, Белем.руга офиска кунакка килеп чыга калсагыз, чәй эчә-эчә бу килешүләр турында дусларча сөйләрмен, дип уйлыйм. Ә инде, эшне әле эшләп тапшырмый торып, ни эшләгәнемне һәм моның өчен күпме акча түләгәннәрен әйтми торам.

Барлык 3 проект та информацион технологияләр белән бәйле. Әлеге өлкәдә белгеч булуым һәм татар телен яхшы белүем миңа бу эшләргә алыну мөмкинлеген бирде. Туган телемә рәхмәт! Информацион технологияләргә рәхмәт!

Информатика өлкәсенә мин ничек кереп киттем соң?! Ышанмассыз - әти ни диде, шунда укырга кердем. 

9 класста укыганда мин әти-әнидән качып кына Арча педагогия колледжына читтән торып укырга керә алдым (!). Иң яраткан фәнем - математика иде. (Мәктәптә укуның соңгы елларында миңа компьютер дип тә кушамат такканнар иде... :) ) Качып кына имтиханнар тапшырдым. Һәм хат килде - сез укырга килдегез, фәлән-фәлән группада, билгеләрегез барысы да бишле булды, сезне көтәбез дип. Мин сөенә-сөенә әти янына чаптым. Хатны күрсәттем. Әти укып алды да, бер кая да китмисең, без сине каядыр китү өчен үстермәдек, син - картлык көнебездә безнең яныбызда калырга тиешле бала, дип хатны ертып ташлады. 

Көн артыннан көн үтте. Мәктәпне алтын медальгә тәмамладым. Кая укырга керсәм дә барыбер иде. Барыбер авылга кайтасы... Авылда мәктәпкә физика-информатика укытучысы кирәк булыр, дип миңа КДПИның физматына укырга керергә киңәш иттеләр. Медалистлар өчен нибары собеседование гына үткәрәләр иде. Бардым да, көнендә үк укырга кереп тә кайттым. Ул вакытта БДИ кебек куркыныч әйберләр дә юк иде. Үз белемем үзем өчен булды. 

Шул рәвешле, биш елдан соң мин авылга "татар мәктәбендә физика-информатика укытучысы" булып кайттым. Авылда укыттым, аннары Казанда гимназиядә белем бирдем, аннары университетта аспирантураны тәмамладым, университетта укыттым, районы мәгариф бүлегендә методист булып эшләдем, министрлыкта зур булмаган бер җитәкче буларак формалаштым... Елдан-ел минем тәҗрибәм арта төште, минем белән беррәттән  компьютерлар да камилләштеләр. Һәм менә 2007 елдан башлап мин - үземнең "Белем.ру" дип исемләнгән IT-компаниям директоры!

Минеке кебек шундый тарих һәркемнең үзенеке бар. Һәркемнең үз тормыш юлы, үз профессиясе ихтирамга һәм игътибарга лаек. Сезнең арада танылган журналистлар, укытучылар, хирурглар, юристлар, экономистлар, спортсменнар һ.б. бардыр.

Тагын бер кызыксынуым - инглиз теле. IT-технологияләр өлкәсендә инглиз телен белмисең икән, димәк - син иске технологияләр кулланасың дигән сүз ул...

Шул рәвешле, мин үземнең көчле якларымны һәм (+) киләчәктә үсеш юнәлешләремне берләштереп билгеләп чыктым. Алар:

  • IT-технологияләр (програмалау, мобиль технологияләр);
  • татар теле, тәрҗемә;
  • менеджмент, проектлар белән идарә итү (IT-сферада);
  • SEO, SMM, реклама.
  • + инглиз теле;
  • + экономика, маркетинг.

Иртәгәдән башлап мин әлеге юнәлештә профессиональ эшчәнлегемне бермә-бер камилләштерә барачакмын. Бу темаларны тагын да тирәнрәк өйрәнермен, барлык заманча инструментларны барлап чыгармын. Һәм камилләшермен, камилләшермен!

КИҢӘШЛӘР

1. Әлеге блогны укыган һәркемгә үзегезнең көчле якларыгны язып чыгарга тәкъдим итәм. (Мин әле яхшы итеп чәч ала, керамик плиткалар ябыштыра, матур шигырьләр дә яза беләм. Әмма аларны бу исемлеккә язып тормаска булдым. Егеткә 70 төрле һөнәр дә аз, диләр. Болары запаста торсыннар.). Бу юнәлештә тагын да камилләшү өчен сезгә тагын ниләр җитеп бетми? Ниләрне өстәмә рәвештә өйрәнсәгез, бүгенге һөнәрегез тагын да камил, тагын да яхшырак булачак???

Миллионнар эшләү өчен билгеле бер юнәлештә иң-иң оста (конкурентлыкка сәләтле) булу кирәк. Сез дә үз юнәлешегезне сайлап алыгыз һәм бу юнәлештә камилләшә барыгыз. Башкалар сокланып карап торырлык оста булыгыз!

2. Альбом бите алыгыз, аның бер читенә фотогызны куегыз. Һәм портфолио язып чыгыгыз. 3 айдан соң, бер дә булмаганда 1 елдан соң сезгә нинди сыйфатлар хас булачак?! Әлеге моментта сезгә хас булмаган, әмма сез үзләштерергә теләгән сыйфатлар язылган булсын анда. (Мәсәлән, минем Python программалау телен камилрәк беләсем килә, мин үз портфолиома бу сыйфатны да язып куйдым).

СИГЕЗЕНЧЕ КӨН >>