Татар мәгарифе порталы
Бу көннәрдә Татнетны үстерү фонды каршында эшләп килгән жюри әгъзалары III Республикакүләм "Яшь татнетчылар" интернет-проектлар бәйгесенә килгән сайтлар белән танышып чыктылар һәм җиңүчеләрне ачыкладылар.
Бәйге инде өченче ел рәттән Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан оештырыла.
Бәйгедә быел Татарстанның 8 шәһәре һәм районыннан (Актаныш, Арча, Әлмәт, Иннополис, Кукмара, Лениногорск, Мөслим, Яр Чаллы) 15 бала катнашты. Алар арасыннан 5 бала - башлангыч сыйныф укучылары, 10 бала - уртанчы сыйныф укучылары.
I-IV һәм V-IX сыйныф укучылары арасында нәтиҗәләр аерым ясалды. Жюри әгъзалары 7 сайтка призлы урын, ә калган сайтларга - лауреат дипломын тапшырырга карар кылдылар.
Быелгы бәйгедә призлы урын алган сайтлар белән Белем.ру порталы укучыларын да таныштырабыз. Алар:
Бәйгедә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 16 май көнне Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә үткәрелер, дип планлаштырылган иде. Якын көннәрдә барлык катнашучыларга тантананың төгәл көнен/вакытын хәбәр итеп хатлар җибәреләчәк (+ бәйгенең төп мәгълүмати иганәчесе булган Белем.ру порталында әлеге яңалыкка комментарий буларак мәгълүмат куелачак).
Оештыручылар һәм жюри әгъзалары исеменнән барлык катнашучыларны тәбрик итәбез һәм бәйге тантанасында Яр Чаллы шәһәрендә көтеп калабыз!