90 көндә миллионер булып буламы? Унынчы көн. Ял көне - үзүсеш көне

90 көндә миллионер булып буламы? Унынчы көн. Ял көне - үзүсеш көне

<< БЕРЕНЧЕ КӨН

Бүген марафонның унынчы көне. 30 нчы апрель. Елның 1/3 өлеше үтте, дуслар! Бәйрәм арты бәйрәм булып торгач, сизми дә калдык. Шулай әле ел да үтеп китәр әле. Ел гына түгел, гомер үтеп китәр...

Бүгенге көн исә нык сөендерде. Җәй кебек көн булды! Беренче мәртәбә урамга җиңелчә киенеп чыктым. Ял итеп, һава сулап кайттым.

Күбрәк ял иттем. Дустыма булышып кайттым. Бер мошенниктан зыян күргән. Шаһит буларак иптәшкә бардым. Шушы 2-3 көндә акылына килмәсә, әлеге алдакчы турында ныклап язып чыгарга уйлыйм. Бәлки миңа иптәшкә профессиональ журналистларның да ярдәме кирәк булыр әле.

Бизнеста кешене ничек "кидать" итүләре турында да сөйләргә кирәк булыр берәр блогымда, дип уйлап куйдым. Шуңа күрә дә күп кешеләр бизнестан куркалардыр да, мөгаен. Бик күпләрдә үз тормышларын яхшыртырга тәвәккәллек җитми, кешеләр комфорт зонасыннан чыгарга куркалар.

Әмма, ялгышмый торып, ничек өйрәнәсең ди?! Тәпи йөрергә өйрәнгәндә дә бит кешеләр беренче омтылыштан ук йөгереп китмиләр!!! Башта шуышалар, аннан үрмәлиләр, аннары тотына-тотына йөриләр... Аннары гына яхшылап йөреп/йөгереп китәләр. Әмма әле беркемнең дә, бала чакта, мин йөри алмам ахыры, бер егылдым инде, шул җиткән, дип картайганчы үрмәләп йөргәнен күргәнем юк. )))

Ялгышлардан куркырга кирәкми. Әмма ялгышлар санын киметеп була. Аның өчен башка кешеләрнең тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк. Карап торып, китаплар укып, аудиоязмалар тыңлап, видеолар карап.

Үземә бик кыска вакыт куйдым. Нибары - 90 көн генә. Бүген бер дустым - 90 көндә миллионер булып булмый, булса һәркем миллионер булыр иде, дип кырт кисте. Әлбәттә, шулай. Кеше ничек дисә - шулай була. Булмый дисә - булмый, була дисә - була! Мин үземә - "була!" дип максат куйдым. Һәм 100% моңа ышанам. Үз уйларыма бер тамчы гына да дегет төшермәскә булдым. Булып чыкмаса да аптырамыйм. Бу марафонга анализ ясармын да, яңа марафон башлармын. 90 көндә миллион акча эшләргә өйрәнгәнче!!!

Ярый, әле бу темага сөйләшергә иртә. Кыскасы, бүгенге ял көнемне төрле файдалы видеолар карауга багышладым, үз эшләремне эшләдем, заказны башкардым (сайтның шактый өлешен ясадым), кибеткә барып ашымлыклар алып кайттым, кайткач - тәмле әйберләр пешереп ашадым. Иртән һәм кич гимнастика ясадым.

Кемнәрдер бүген авылларга кайтып, дачаларына барып бакчаларында эшләделәр, бакчаларына ямь керттеләр, шашлыклар пешереп ашадылар.

Инде киләсе елга ук үз йортымны сатып алуны максат итеп куйдым. Бакчада эшләргә яратам. Бакчам гына юк... Если что, чакырыгыз анда мине дә. Бергә бакчада казынырбыз да, бергә шашлык ашарбыз аннары! wink

Иртәнге якта бизнес-тренер тәкъдим иткән "Погоня за счастьем" фильмын карадым. Бик нык тәэсир калдырды. Төп геройда үземне күрдем. Бәлки сез дә нәкъ шул герой кебектер?! Карагыз, тәкъдим итәм!

КИҢӘШЛӘР

1. Ялгышлардан куркырга кирәкми. Берни эшләмәгән кеше генә ялгышмый...

2. Ялгышлар санын киметү һәм зур ялгышлар җибәрмәү өчен уңышка ирешкән башка кешеләрнең биографияләре белән танышыгыз. Китаплар укыгыз, фильмнар карагыз!

3. Үзегезгә беркайчан да киртәләр куймагыз. Һәм балаларыгызга да! Булмый дигән уйны башыгызга кертмәгез. "Ничек итсәң моны эшләп чыгып була икән?" дигән уйлар гына уйларга тәкъдим итәм. Минем яраткан әйтем бар. Мин инде аны 10 ел әйтеп киләм. Белем.ру оешканнан бирле. Белем.руның да, минем дә девизым булды ул: "Дөньяда булмаган әйбер юк, без белмәгән әйберләр генә бар!".

Үземнең парикмахерлыкка өйрәнү тарихын сөйләп үтәсем килә. Беренче курс студенты идем ахыры. Казаннан авылга кайттым. Күрше абый кергән иде. Чәчләре, кем әйтмешли - лохматый. Күрше абый (исемен язмыйм инде), чәчегез үскән, алырга кирәк, дим. Алучы юк бит әле, ди. Ә минем как раз чәч алырга өйрәнәсем килгән чак иде. Физфакта Нияз исемле бар эшкә дә уңган бер малай укый иде. Бер җай табып аның ничек чәч алганын карап тордым. Кызыктым. Әмма өйрәнергә "площадка" юк... :)

Шул вакыт күрше абый сорый - синең алган бармы соң, ди. Мин кыюсыз гына - бар инде бер мәртәбә, дигән булдым. Бер булгач - икенчесе була аның, ди күрше абый. Һәм мин аның чәчен алдым. Гомеремдә беренче мәртәбә. Карап өйрәнеп торуым бушка булмаган - күрше абыйның прическасы шактый яхшы килеп чыкты. Беренче адымны атладым...

Аның прическасын ошатып әти дә чәчен алдырды. Шулай "парикмахер" булып киттем... Бүгенге көндә якынча 700 тапкыр чәч алганым бар.

Шул вакытта, "Юк, миннән булмый!" дисәм, үземә киртә куйган булсам, мин гомеремдә беркайчан да чәч алырга өйрәнмәгән булыр идем.

"Ник булмасын, була!" - дип мин үз гомеремдә тагын күп кенә һөнәрләргә өйрәндем. Якыннар, туганнар мине инде керамик плитка җәюче буларак та беләләр. Өйдә барлык плиткалар да - үзем җәйгән плиткалар. Дустым Ленарның яңа фатирындагы ванна бүлмәсен күреп, аның 2-3 күршесе минем визитканы да сорап алганнар иде хәтта. Визиткадан IT-компания директоры булуымны укыгач, бераз шүрләп кенә калдылар. cheeky  

Шуңа күрә сезгә дә кыюлык телим. Беренче адым атлавыгызны. Башка профессионалларның тәҗрибәсен өйрәнегез, ялгышыгыз, абыныгыз, торып басыгыз! Үзегезнең алдыгызга киртәләрне күбрәк куйган саен, киртәләр саны арта, зурая, биегәя бара... Аннары бу киртәләрне атлап чыга алмавыгыз мөмкин...

4. Ял вакытларында спорт һәм үзүсеш белән шөгыльләнегез. Үзегезгә инвестицияләгез! Үзегезнең тәнгә, организмга, баш миенә. Иң яхшы инвестиция ул - үз-үзеңә инвестицияләү.

5. Эштән курыкмагыз! Берәрсе эш тәкъдим итсә - "Юк" дип түгел, "Әйе" дип җавап бирергә тырышыгыз.

Киләсе атнада әлегә булдыра алмаган, әмма өйрәнергә теләгән берәр һөнәрне үзләштереп карагыз. Нәтиҗәләр сезне куандырыр!

Сез булдырачаксыз! Мин сезгә ышанам!

Бәйрәмнәр белән! Бәйрәм көннәрендә дә минем белән булуыгыз өчен рәхмәт! Тыныч төннәр!

УНБЕРЕНЧЕ КӨН >>