90 көндә миллионер булып буламы? Унберенче көн. Хезмәт көне - ял көне

90 көндә миллионер булып буламы? Унберенче көн. Хезмәт көне - ял көне

<< БЕРЕНЧЕ КӨН

Дуслар! Марафонның унберенче көне дә узып китте. Бөтен дөнья Хезмәт бәйрәмен ял итә... :)

Ял көне булу уңаеннан, мин дә бу көнне күбрәк үзүсешкә багышладым. Бизнес тренингка барып килдем. Бизнес турында видеолар карадым, Наполеон Хиллны һәм Джон Сомнезны укуны дәвам итәм.

Үз-үземә тәмле бәйрәм дә ясадым, өйдә тәмле әйберләр пешердем. Фотога төшерергә башка килмәгән, инде ашап бетердем... :) Мин селфи төшәргә яратучы кешеләрдән түгел, андый фотолар төшерү кирәге онытыла. Хотя, минем ни ашавымны күрүдән сезнең тамак туймый бит. :)))

Иртәгә планнарны барладым. Иртәгә генә түгел - атнага! Иртәгә генә 20 дән артык эш җыелган. Атнага - 50 дән артык. Элеккеге тәҗрибәмнән чыгып барлык бу эшләрне дә эшләп чыга алачагыма ышанам, үземә ышанам.

Соңгы 2-3 көндә сәламәтлегемә зур игътибар бирә башладым. Лифт белән йөргән юк. Өскә дә, аска да баскычтан җәяү йөрим. Тизрәк тә килеп чыга (нибары 3 яисә 4 нче кат кына), сәламәтлеккә дә файдалы. Иртә-кич аермачык гимнастикалар ясыйм, физик күнегүләрдән соң баш яхшырак эшләгәнен тоям. 

Кстати, инглиз телен өйрәнүемне дә контрольгә ала алдым. Инде 10 елдан артык өстәлемдә инглиз теле дәреслеге ята. Моннан 3-4 ел элек Busuu системасында укып алган идем. Duolingo кушымтасын урнаштырганга да инде ярты ел. Гел башлангыч дәрәҗәдә генә инглиз телен белүем туйдырды. Инглиз телен яхшы беләсем килә! 

Соңгы атнада нәкъ менә Duolingo'да укуларны яңарттым. Хәзер инглиз телен белү дәрәҗәм үсте - Intermediate булды.

 

 

Мобиль кушымталар хәзер телне өйрәнү өчен уңайлы. Busuu системасының да мобиль версиясе бар, әмма анда әле өстәмә социаль челтәр дә бар. Инглиз теле туган теле булган кешеләр белән дуслашырга, алар белән чит телдә аралаша башларга мөмкин.

Инглиз телен яхшы белгән дусларым күп булганга, дуслар белән күбрәк аралашу теләге уянсын өчен, Duolingo'да гына телне өйрәнергә булдым.

Рекламаламыйм, башка проектлар да юк түгел. Әмма кайсын гына сайласагыз да, контроль булмаса - үзең яисә укытучың арттан куалап тормаса, ихтыяҗ булмый торып (мәсәлән, чит илгә күчеп китү максат булса, бу ихтыяҗ булыр иде) телне өйрәнүе кыен. Инглиз телен өйрәнү дөнья күләм бизнес-проектларда катнашу мөмкинлеген бирәчәген беләм. Әлеге мотивация нигезендә үзем өчен инглиз телен өйрәнүнең иң зур темпын билгеләдем - көненә кимендә бишәр дәрес үтәм.

Гомумән, мобиль телефоннар кулланып ничек бизнес эшләп булу темасы көннән-көн ныграк кызыксындыра. Иртәгә, вакыт калса, әлеге темага блог язарга дип планлаштырдым.

Бүгенгә шулар. Ял иттем. Иртәгә күп эшләр көтә. Мине генә түгел, сезне дә! 

КИҢӘШЛӘР

1. Блокнот (көндәлек) - ручка алып иртәгә эшләрегезне планлаштырыгыз. Планыгызга инде күптән хыялланып йөргән, моңарчы кул-аяк барып җитмәгән берәр эшне өстәгез. Мәсәлән, Facebook челтәрендәге бер дустым, рухланып, испан телен өйрәнергә тели. Нигә дип әле бу хыялны максатка әйләндермәскә һәм тормышка ашырмаска, ди?!

2. Күбрәк җәяү йөрергә тырышыгыз. Лифт урынына баскычны сайлагыз. Менә Казанда да шундый баскычлар ясасыннар иде... 

3. Эшләрегезне планлаштырыгыз да, сез дә йокларга ятыгыз! Иртәгә безне матур, уңышлы көн көтә!

Татлы йокылар!

УНИКЕНЧЕ КӨН >>