Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Чыгарылыш сыйныф укучылары мәҗбүри рәвештә нинди фәннәрдән имтихан тапшырачак? Әлеге исемлек ике көн элек мәгълүм булды. Мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты җитәкчесе Игорь Реморенко сүзләренә караганда, гомуми белем бирү оешмаларын тәмамлаучы укучылар чыгарылыш аттестациясен узганда мәҗбури рәвештә рус теле һәм математиканы тапшырачак. Калган фәннәр укучының шәхси теләге буенча биреләчәк. Бу турыда Игорь Реморенко Мәгариф һәм фән министрлыгында узган коллегиядә хәбәр иткән.
Шулай ук барлык чыгырылыш имтиханнары Бердәм дәүләт имтиханы формасынlа биреләчәк. Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм девиант холыклы укучылар, колониядә мәктәп тәмамлаучылар гына имтиханнарны гадәти формада бирәчәк.
Барлыгы БДИ рәвешендә имтихан бирү өчен 13 предмет тәкъдим ителә. Үз теләкләре белән укучылар физика, химия, әдәбият, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, чит тел һәм информатика арасыннан сайлап бирәчәк.
Үз чиратында, Россия мәгариф күзәтүе җитәкчесе Любовь Глебова да бары математика һәм рус теле дисциплиналары гына мәҗбүри рәвештә биреләчәген дәлилләде. Ләкин әлеге карар законга Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко кул куйгач кына үз көченә керәчәк.
Өстәвенә, мәктәпне тәмамлауны дәлилләүче аттестат һәм таныклыкларның өч төрле варианты әзерләнә икән.
Әгәр дә укучы ике һәм аннан да күбрәк предметларны “икеле” билгесенә биреп, бу нәтиҗәләрне имтиханнарны киредән биреп карау стадиясендә дә төзәтә алмый икән, ул мәктәпне бетерү турында справка ала. Ләкин алга таба укуын бары училищеларда гына дәвам итә алачак.
Чыганак: www.5ballov.ru