90 көндә миллионер булып буламы? Унөченче көн. Уңышсызлык - иң яхшы тәҗрибә!

90 көндә миллионер булып буламы? Унөченче көн. Уңышсызлык - иң яхшы тәҗрибә!

<< БЕРЕНЧЕ КӨН

Бу минутларда марафонымның унөченче көне тәмамланып килә. Унөч саны - күпләр өчен куркыныч сан. Шуңа күрә дә унөченче блогымны уңышсызлыкларга багышларга булдым.

Бизнес һәрвакыт хәрәкәт, һәрвакыт тәвәккәллек сорый. Нинди эшкә алынсаң да, сине һәрвакыт ниндидер хәвеф-хәтәр сагалап торырга мөмкин. Эшкә алыну өчен үзеңдә батырлык, тәвәккәллек хисләрен көчәйтергә кирәк. Аларсыз син беркайчан да уңышка ирешмәячәксең. 

Руслар "Кто не рискует - тот не пьет шампанского", - диләр. Татарларда исә "Тәвәккәллек таш яра" дигән әйтем бар. 

Минем тормышымда тәвәккәллеккә урын күп булды. Тәвәккәлләп чәч алырга да, мотоциклда йөрергә дә, машина йөртергә дә, керамик плитка җәяргә дә, бизнес белән шөгыльләнергә дә, зур проектлар башкарып чыгарга да....

Миндә генә түгел, мәктәпне тәмамлагач, авылдан шәһәргә укырга чыгып киткән һәр балада да бардыр ул тәвәккәллек хисе. Армиягә киткән яшь егетләрдә - бигрәк тә.

Әмма барлык тәвәккәллек тә уңышларга китерми. Уңышсызлыклардан уңышларга күчү өчен белем, ә белемнән дә бигрәк - тәҗрибә кирәк. Мисал өчен, автомобильнең төзелешен дә, юлда йөрү кагыйдәләрен дә, ничек автомобильне йөртергә кирәген дә 5 билгесенә искиткеч яхшы беләсең, ди. Әмма да ләкин, тәҗрибәң булмаса, беренче багана ук - синеке!

Әмма да ләкин берни укымаган килеш тә руль артына утырып булмый. Димәк, уңышларга ирешү өчен белем дә, тәвәккәллек тә кирәк.

Иң тәҗрибәле һәм белемле кешеләр, тормышта үз урыннарын табып, тиз арада уңышларга ирешә башлаган кешеләр - читтән торып белем алып, кайдадыр эшләүче кешеләр, мөгаен. Үзем алай эшләп караган юк, әмма миңа шулай тоела.

Беренчедән, аларның юк-барга вакытлары юк. Көндез эшлисең, ә кич һәм төне буе - укыйсың. Шунда ук тайм-менеджмент белән дә танышасың. Бар эшкә дә өлгерергә кирәк. Вакытыңны дөрес файдаланмыйсың икән - димәк я эшеңдә, я укуыңда түбән нәтиҗәләр күрсәтәчәксең. 

Тормышны яңадан башлау мөмкинлеге булса, мин нәкъ шушы юлны сайлар идем төсле. Биш ел дәвамында югары белем алу дәверендә миңа практика - эш җитмәде. Һәр атна авылга әти-әни янына булышырга кайтасы булгач, эшкә урнашу турында уйлап та булмый иде. Укыган вакытта ук эшли башлаган булсам, мин бәлки күбрәк уңышка да ирешкән булыр идем.

Булмаган әйберне булган булса иде дип уйлап утыру миңа хәзер инде килешми. Ничек булган - шулай булган. Әмма нәкъ менә белем булу, тәҗрибә булмау мине тагын да тәҗрибәлерәк итте. Уңышсызлыклар минем иң яхшы укытучыларым булдылар. Абынып-егылып мин күп нәрсәләр өйрәндем.

Абынмыйсыз-егылмыйсыз икән - начар. Димәк, сезнең әле тәҗрибәгез юк. Яисә сез ялкау һәм берни эшләмисез. Эшләрегез уңмый икән, димәк, тормышта нидер үзгәртергә кирәк - һәм бу уңышсызлыклар сезне уңышларга алып киләчәкләр.

Аңлашылмыймы? Бик буталчык яздым ахыры, үзем дә аңламый торам. Әйдәгез, үземнең мисалда аңлатып китәм.

"Белем.ру" компаниясенә нигез салыр алдыннан, мин бик күп теоретик материаллар укыдым. Күп кенә юридик мәсьәләләр буенча минем дустым Ләйсән киңәшчем булды. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять формасын сайлап алдык. Фирманы ничек теркисе, кайсы дәүләт органы алдында нинди исәп-хисап тотасы - барысын да өйрәндем.

Әмма күп кенә әйберләрне теориядә генә белә идем. Бухгалтер булып бер студентым булышырга алынды. Үзем бухгалтериядән ерак тора идем. Заказлар алырга тотындык, программалау нигезләрен өйрәнә идек һәм ярыйсы гына уңышлы IT-проектлар да ясый башладык.

Әмма бухгалтерияне яхшы белмәвем мине "подводить" итә башлады. Бухгалтер егет я отчетларны вакытында тапшырмый, я хаталы тапшыра. Пенилар түли башладым. Инде эшләр мөшкелләнә башлагач, бухгалтерияне үз кулларыма алырга булдым. Бу теманы мөмкин кадәр яхшы итеп эчтән өйрәндем. Инде өйрәнеп, тәҗрибә туплап, эшләрне җайга салгач кына бу эшне профессионалларга тапшыра башладым.

Әгәр бар да уңышлы гына барса, мин әле дә бухгалтерияне белмәс һәм финансларны дөрес анализлый алмас идем, мөгаен. Шул бер урында таптаныр идем. Ә болай мин абындым да, торып басарга да өйрәндем.

Бар да уңышлы бара башлады һәм тагын, нәтиҗәсе - "застой". Бу юлы застойдан чыгу өчен мин зур адымга бардым - әле беркем дә эшли алмаган күләмле дәүләт проектын - "Татар иле" социаль челтәрен эшләүгә алындым. Әйе, теориядә - ул идеаль проект иде. Хәзерге тәҗрибәм белән әлеге проектны башлаган беренче көннәргә әйләнеп кайтсам, инде бөтен татар дөньясы шул системада гына аралашып, дуслашып утырыр иде, мөгаен. :)

Әлеге уңышсызлык мине күп әйбергә өйрәтте.

1. Мин глобаль проектлар белән идарә итү принципларын аңладым. Бер ел элек, тәҗрибәмне ныгытып, Мәскәүдә проектлар белән идарә итү буенча дистанцион курслар үттем. Хәзер исә минем башымда янә шундый дәрәҗәдә глобаль идеяләрем бар һәм мин инде аларны тиешенчә башкарып чыгу өчен ниләр кирәген хәзер яхшы беләм. Һәм үземне глобаль проектлар белән идарә итүгә сәләтле итеп тоям. Белемем дә, тәҗрибәм дә бар. Марафон ахырында минем инде бу проектларны тормышка ашырырлык финансларым да булыр, дип планлаштырам.

2. Мин кешеләрне араларга шактый гына өйрәндем. Кемнең дәүләт "кормушкасы" янында паразитларча утыруын да танып беләм. Кемнең чын җанатар икәнен күрәм. Кемнең үз эшенең профессионал икәнен тиз арада ачыклый алам.

3. Мин бик күп кешеләр - үз эшләренең осталары белән таныштым. Әгәр берәр зур проект башкарып чыгасы булса, минем хәзер инде хәзер үк үз командама дәшәрлек 100 дән артык танышым һәм дустым бар. Алар да мине үз эшемнең остасы буларак таныйлар һәм гаделлегем, яхшы күңелле булуым өчен мине ихтирам итәләр. Һәм минем белән бер командада зур эшләр башкарып чыгарга әзерләр.

4. Мин матбугатның, журналистиканың көчен күрдем. Әлбәттә, ул елларда тискәре яктан. Миңа каршы язылган яңалыклар, хөсетлек хисе тулы мәкаләләр, без эшләгән барлык яхшы эшләремне юкка чыгарып, эшләребезне таптап киттеләр. Бары тик мине якыннан белгән кешеләр генә бу сүзләрнең нахак һәм дөрес түгел икәнен беләләр иде. Һәм шуңа күрә дә мин хәзер халык алдында ачык. Теләгән һәркем минем инстаграмыма языла ала. Минем үземнең һәм командамның эшләгән эшләрен зур шоулар аша кешеләргә күрсәткән юк. Хәзер бит кешеләр бер әби яисә бабайны урамнан култыклап алып чыгып куйса да, Путин яисә Миңнеханов алдына барып орден-медальләр, Тукай премияләре һ.б. таләп итеп йөри. Ә безнең булышкан "әби-бабайлар"ыбыз йөзәрләгән-меңәрләгән булды. Шуңа күрә дә мин инде үзем турында хәзер интернет челтәрендә язып барырга тырышам. Минем белән, минем хезмәтләрем белән хәзер http://belem.ru/rail-gataullin адресы буенча кереп танышып була.

5. Мин, бу уңышсызлыгымны тулысынча анализлагач, үземне яратырга өйрәндем. Үземнең дәрәҗәмне белергә өйрәндем. Үзен булдыклы итеп күрсәтү өчен башкаларны батырырга тырышкан кешеләр янында рәттән басып торган да юк, янәшә булырга җыенмыйм да. Үземне ничек бар - шулай яратам. Әйе, мин артык гадел һәм бу гаделлегемне күпләр яратмый. Гаделсез кеше булсам, мин бүгенге уңышларга ирешә алмас идем, коррупциягә батар идем һәм үземне үзем яратмас идем. Үземнән оялыр идем. 

Шуңа күрә дә сезгә уңышсызлыкларга ешрак очрарга тәкъдим итәм. Зур эшләр башкарырга тәвәккәл булырга, зур тәҗрибәләр тупларга, яхшы белем тупларга тәкъдим итәм. 

Әйе, поездда туңдырма һәм көнбагыш сатып йөреп тә акча эшләп була. Моннан 1 сумга аласың да, тегендә поездда 10 сумга сатасың. Синең +9 сум акчаң була. Билет бәясе алай зур түгел һәм бу суммага тәэсир итми, дип алыйк.

Әмма бит 100 меңгә алып, 200 меңгә сатып та акча эшләп була. Синең кесәдә +100 мең булачак. Чагыштырыгыз. +9 сум һәм +100 мең сум. Беренче очракта 10 тапкыр арттырып сатылган, икенче очракта - нибары 2 тапкыр гына.

Зуррак эшләргә алынганда зуррак уңышсызлыкларга очрарга, әмма зуррак тәҗрибә, зуррак керемнәр алырга мөмкин. 

10 туңдырманы (мороженое) 10 сумнан алып 30 сумнан сатып йөреп була. +20*10=200 сум акча эшлисең. Әмма икенче бер кеше күпләп опт белән 100 туңдырманы 7 сумнан алып, 29 сумнан сатып +22*100= 2200 сум акча эшли ала. Себестоимость бөтенләй башка була. Беренче очрактан бер туңдырмадан 20 сум, икенче очракта 22 сум акча керәчәк. Әлеге кеше конкурентлыкка сәләтлерәк була, туңдырмасын сату өчен күбрәк клиентлар белән аралаша, яңа маркетинг планнар уйлап таба, тәҗрибәсе зуррак була. 

Ничектер шулай. Аңлата алдыммы?

PS. Сезне бүген язган әлеге блогым белән зуррак эшләр башкарырга өндәргә телим. Зуррак уңышсызлыкларга очравыгызны телим. Бары тик шул вакытта гына зур тәҗрибәле һәм зур уңышларга ирешкән кеше булырсыз. Яисә урамның икенче ягында булыгыз. Зур эшләргә алынган кешеләр абынганда - алардан көлеп берни эшләми ятыгыз, һәм инде алар тәҗрибә туплап зур уңышларга ирешкән вакытта, терсәгегезне тешләргә өйрәнегез... Мин сезне урамның бу ягына чакырам. Кешеләрдән көлмәскә - иң беренче чиратта үзеңә игътибар бирергә. Зур эшләр эшләргә. Зур максатлар куярга. Зур уңышсызлыкларга ирешергә. Һәм, зур уңышсызлыклар аша тәҗрибә туплап, уңышлы кеше булырга чакырам.

КИҢӘШ

1. Бүген бары тик бер генә киңәш бирергә булдым. Бүген көндәлегегезгә иртәгәге көнгә бер зур эшне планлаштырып куегыз. Әлбәттә, аны иртәгә үк эшләп бетерү мөмкин дә түгелдер. Әмма бу зур эш сезне зур нәтиҗәләргә китерәчәк. Шул киләчәк нәтиҗәне күз алдына китереп бу зур эшкә тотыныгыз. Һәм, абынсагыз да, бу маягыгызны - планлаштырган нәтиҗәне, барыр юлыгызны күз уңыннан ычкындырмагыз.

Хәерле төннәр, дуслар!

УНДҮРТЕНЧЕ КӨН >>