90 көндә миллионер булып буламы? Ундүртенче көн. Пассив керем ни ул?

90 көндә миллионер булып буламы? Ундүртенче көн. Пассив керем ни ул?

<< БЕРЕНЧЕ КӨН

Дуслар! Марафонның ундүртенче көне үтеп тә китте. 

Эшләр шулкадәр күп булды ки, эштән кайтуга арып ятып йокыга да киткәнмен. Сездә дә андый хәл буладыр. Эшлисең, эшлисең дә, кайтып бер хәлсез авып йокыга да китәсең.

Соңгы көннәрдә акча эшләү өчен дип шундый күп эшләргә алындым ки, аларның барысына да өлгерергә кирәк. Болай итеп акча эшләү ярамый. Болай эшли башласам бер генә түгел, ике миллион да акча эшли алырмын. Әмма мине инде 3 айдан ук ашыгыч ярдәм машинасы белән алып китүләре мөмкин. Минем бу эшләвем ни өчен соң алайса?

Болай ярамый! Пассив керем (пассив доход) булдырырга кирәк!

Роберт Кийосакиның "Квадрант денежного потока" дигән китабын укыганыгыз бармы? Укырга тәкъдим итәм. Укыган булсагыз - тагын бер кат укып чыгыгыз. Минем бер тапкыр укыган бар - тагын бер укырга кирәк. Укыганмын һәм пассив акча эшли башламаганмын икән, димәк, яхшы итеп укымаганын дигән сүз.

Пассив керем - ул сезнең катнашуны, сезнең көн дә тир түгеп эшләүне сорамый торган керем. Әлбәттә, эшнең башында шактый гына эшләп алырга кирәк була. Һәм бер тапкыр башкарган хезмәтегез сезгә гел файда китереп торачак.

1. Бу, иң беренче чиратта - инвестицияләр. Иң төп инвестиция - үз-үзеңә инвестиция. Мәсәлән, без 4, 5 яисә 6 ел югары белем алып үз-үзебезгә инвестиция керттек. Кемдер әле (мәсәлән - медиклар) 10-12 ел буе югары белем алалар... Кемдер үзе үзенә инвестицияли, кемнәргәдер әти-әнисе инвестицияләгән. Мин, мәсәлән, мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, аның кадәр күп финанс чыгымнары тотмадым. Мин, дип, әти-әни инде...

5 ел буе укып, үз һөнәрең буенча эшләмисең икән, димәк син дөрес инвестицияләмәгәнсең. Шуңа күрә дә, югары уку йортына кергәндә бала әти-әнисе теләгән юнәлештә генә укый икән, үзенең максат-теләкләре башка икән, димәк, бу баланы озын һәм авыр тормыш юлы көтә. Менә мин дә әти теләгән юнәлештә укыдым. Ә тормышта башка юлдан киттем. Тормыш юлы сайлаганда баланың фикере исәпкә алынмады. Нәтиҗәдә, миңа инде - 40 яшь, ә мин әле генә колеяга кереп киләм...

Яңадан-яңа белемнәр алып, яңа китапла укый торам - үз-үземә инвестицияләүне үзем башкарам хәзер. Әмма дөрес юнәлештә, үзем теләгән юнәлештә инвестициялим.

Инвестиция бер мисал гына булды. Аңлагансыздыр. Акчаны яисә хезмәтне ниндидер бизнеска кертеп була. Билгеле бер бизнес "тәгәрмәч"ен әйләндереп җибәрәсең дә, сиңа аннары акчасы  (дивидендлар һ.б.) тамып тора. Әмма бу очракта да дөрес юнәлеш сайлау мөһим!

2. Интернет челтәрендә пассив керем булдырып була. Әмма партнеркаларга әллә ни ышанмагыз. Анда керем - минималь яисә бөтенләй булмаска да мөмкин.

3. Бер тапкыр яхшы китап язып чыгарга һәм аны берәм-берәм сатып була. Әмма бу китап бик файдалы булырга һәм аны кешеләр гел сорап алып укып торырга тиешләр... Мәсәлән, 90 көн марафон тәмамлангач, 90 көн үз өстемдә зур эшләр башкаргач, тәҗрибәмнән чыгып язылган "90 көндә миллионер булып буламы" дигән китабым берәр бестселер булыр һәм минем пассив керем чыганагы булып торыр бәлки?!

4. Челтәр маркетингы (сетевой маркетинг). Күпләрне куркыта торган сүз. Әмма бу төр маркетинг белән күп кенә миллиардерлар акча эшли алганнар. Мондый төр акча эшләү, минемчә, гадел булганда гына аклана. Amway, Avon, Oriflame фирмалары турында начар уйламыйсыздыр, шәт? Әлеге төр бизнеста продукция сату нәкъ менә шундый ысул белән башкарыла.

5. Күчемсез милеккә инвестицияләү. Америка президенты Дональд Трамп үзенең миллиардларын нәкъ менә шулай эшләгән... Әлеге ысул бүген бик нык таралган. Әмма бу бизнесны эшләтеп җибәрү өчен беренчел күп акчалар кирәк.

6. Чыгымнарны киметеп, керемнәр санын артырып акча эшләп була. Бу да үзенә күрә бер алым.

ps. Әле тагын да бардыр әле, бәйрәм көннәрендә утырып күбрәк гуглить итәргә, күбрәк мәгълүмат алырга кирәк булыр. 

КИҢӘШ

1. Үзегезнең керем һәм чыгымнарны теркәп барырга тырышыгыз. Акчаларыгыз күбрәк кая сарыф ителә? Бу төр чыгымнарны киметеп буламы? Кайдан акча күбрәк керә? Бәлки бу төр эшкә күбрәк игътибар бирергәдер?

Шәхси финансларны кәгазьдә дә, компьютерда да язып алып барып була. Моның өчен хәзер мобиль кушымталардан да файдалана аласыз. Аерым бер программаны әйтсәм - реклама килеп чыгар. Миңа моның өчен акча түләмәделәр, шуңа күрә дә аерып әйтеп тормыйм. :))) Үзегез эзләп таба алырсыз. Кемгә кайсысы уңайлы бит. 

2. Роберт Кийосакиның "Квадрант денежного потока" китабын укып чыгыгыз. Файдасы аермачык тиячәк. Гарантирую! :)

Көннәрегез хәерле, эшләрегез уңышлы булсын, дуслар!

УНБИШЕНЧЕ КӨН >>