90 көндә миллионер булып буламы? Уналтынчы көн. Традицион бизнес төрләре

90 көндә миллионер булып буламы? Уналтынчы көн. Традицион бизнес төрләре

<< БЕРЕНЧЕ КӨН

Бу ял көннәрен, моңарчы алынган эшләрне эшләү белән беррәттән, интернет челтәрендә бизнес турында укуга багышладым. Инде берничә кат укыган бар. Кабат-кабат укыган саен, тирәнрәк аңлый барасың.

Нәрсә соң ул бизнес? Сүзне традицион бизнестан башларга кирәктер. Минем блогны укып чыккач, сез үзегез дә интернетта өстәмә материал укый аласыз. Бәлки мин укымый калганнарны да укырсыз әле. Миңа караганда да күбрәк белерсез, бәлки. Никадәр тырышасыз бит. Никадәр амбицияләрегез зур булуга карап. Кемгәдер аена 10-15 мең сум акча кирәк булса, кемгәдер 10-15 миллион сум да аз. Мин үземә кварталга (3 айга) 1-2 миллион сум, ә елына - 5 миллион сум акча эшләүне максат итеп куйдым. Бүгенге көндәге максатларымны тормышка ашыру өчен җитеп тора. Бәлки киләсе елда башка проектлар белән кызыксынып китәрмен һәм амбицияләрем тагын да арта төшәр?! Әлегә билгесез. Күз күрер.

Нәрсә соң ул традицион бизнес?

Традицион бизнеска сәнәгать, сату, хезмәт күрсәтү сфералары керә.

Сызыкча керем. Ягъни - керем сызыкча рәвештә арта бара. 

Мисал өчен, минем "Белем.ру" компаниясе сайтлар ясый, SEO, SMM хезмәтләр күрсәтә. 1 сайт ясыйбыз икән - 1 сайт ясаган өчен акча алабыз, 10 сайт ясасак - 10 сайт өчен...

Мәсәлән, сез кайдадыр гади эшче, ди. 1 ай эшләсәгез - 1 айлык хезмәт хакы аласыз, 12 ай эшләсәгез - 12 айлык хезмәт хакы...

Заводта эшләсәгез - мисал өчен, 1 деталь ясасагыз - 100 сум, 10 деталь ясасагыз - 1000 сум түлиләр. Аңлата алдыммы?

Оборотлар аз булса керем дә аз була, зур санда хезмәтләр күрсәтелсә яисә товар сатылса - зур акчалар керә. Әлеге сызыкча керем белән дә зур акчалар эшли алган кешеләр бар.

Шәхси бизнес (ИП) булган очракта - нигездә кешеләр үзләре генә хезмәт күрсәтәләр һәм көне-төне эштән бушамыйлар. Күпләрнең мондый эшкә көчләре җитми. Бик азлар гына озак еллар буе үзләре генә үз бизнесын алып бара алалар. 

Тупланып бара торган (накопительный) керем. Мондый төр керем өчен башлангыч капитал һәм үз финансларың белән грамоталы идарә итә белү осталыгы кирәк. Кемдер үзенең күчемсез мөлкәтен (фатирын, йортын) арендага биреп торып, кемдер акцияләр (облигацияләр һ.б.) кыйммәтләнүдә акча эшли. 

Әмма бу төр керем алуда рисклар күп. Акцияләрнең, облигацияләрнең яисә валюта курсының кинәт бәясе үзгәрүе ихтимал. Кичә генә миллионнар торган кәгазьләрең бүген берничә тиенлек кәгазьгә үзгәрүе дә мөмкин. Россиядә мондый хәлнең инде берничә тапкыр булганы бар.

Интеллектуаль милектән керем

Кеше интеллектуаль милек булдыра ала. Берәр файдалы әйбер уйлап таба, берәр әсәр яза, китап бастыра һ.б. Һәм бу милке өчен даими рәвештә гонорар алып тора. Үз ачышлары өчен патент алып та зур акча эшләгән кешеләр бар!

Димәк, башны яхшы эшләтеп, зур акчалар эшләргә була! 

Әлегә шулар. Бу блогым бизнес белән якыннан танышырга теләгән кешеләр өчен файдалы булгандыр, дип уйлыйм.

Киңәшләр биреп тормыйм. Укый башлаган файдалы китапларыгызны укыгыз. Ял итегез. Гаиләгез белән көннәрегезне матур итеп үткәрегез. Уңышлар теләп киләсе блогымда көтеп калам! 

УНҖИДЕНЧЕ КӨН >>