90 көндә миллионер булып буламы? Унсигезенче көн. Башлангыч капитал

90 көндә миллионер булып буламы? Унсигезенче көн. Башлангыч капитал

<< БЕРЕНЧЕ КӨН

Интернет челтәрендә бер кызык анекдот укыганым бар. Бер америка миллиардеры турында. Ул 2 центка 1 пычрак алма сатып алган да, аны юып 4 центка саткан. Аннары 4 центка 2 пычрак алма сатып алган да ... Аңлагансыздыр инде.

Кибеттә юылган бәрәңгеләрне күргән саен әлеге анекдот искә төшә. Анекдотта язылганнар чынмы-юкмы - белмим. Әмма акча эшләргә теләгән кешеләр өчен яхшы идея. Товар никадәр яхшырак булса, аны шулкадәр кыйбатрак бәядән сатып була.

Бүгенге теманы башлангыч капиталга багышларга булдым. Аны кайдан алырга? Ярый да бизнесны 2 центка алма сатып алудан башласаң. Ә бит зур идеяләрне тормышка ашыру өчен еш кына зур акчалар кирәк була.

Интернет челтәрен файдаланып бу турыда бераз мәгълүмат юнәлтергә булдым:

1. Башка бер эштә акча эшләп алырга. Бу, әлбәттә, оптималь вариант. Үз акчаңны үз проектыңа юнәлтәсең. Әмма мондый эшне ("чумара"ны) эзләп табуы алай җиңел түгел.

2. Аз-азлап акча җыя килергә, акча тупларга. Монысы да яхшы вариант. Хезмәт хакың яхшы булганда. Кызганыч, Россиядә шактый күп кеше бүгенге көндә очын-очка ялгап яши. Бу вариант бик азларга гына бара.

3. Әти-әниләрдән, туганнардан алып торырга. Әлбәттә, мәктәптә укыган вакытта әти-әни акчасына яшибез. Алар безне аякка бастыралар, олы юлга чыгаралар. Әмма, бизнеска тотынасың икән, син бит инде "зур" кеше! Шулай да, ничә генә яшьтә булсаң да, әти-әниләр сиңа һәрчак ярдәм итәргә әзер булачак.

4. Хәзинә эзләп табарга. Ярый да син бу хәзинәне үз бакчаңда казып чыгарсаң... Бар хәзинә - синеке! Әмма башка урында табасың икән - дәүләткә дә өлеш чыгарырга тиешсең! Матроскин исемле мәчем булса мин дә бүген үк берәр кая хәзинә эзләргә барыр идем. :)

5. Үзең өчен артык мөһим булмаган кыйбатлы әйбереңне сатарга. Мәсәлән - телевизорны. Барыбер бер файдасы да юк. Вакытны гына ала. Хотя, кемгә ничек бит.

6. Кредит алырга. Бүгенге көндә күп кенә банклар 55 яисә аннан да күбрәк көнгә процентсыз акча биреп тора алалар. Әмма сак булыгыз. Кредитны кайтара алуыгызга 200% ышансагыз гына кредит алыгыз. Шуны да истә тотыгыз - "Кто не рискует - тот не пьет шампанского!"

7. Инвесторлар табарга. Яисә бизнес-ангеллар. Шактый күп проектлар нәкъ менә инвесторлар ярдәме белән старт алганы билгеле. Тик бу очракта бизнесыгызның күпмедер процентын югалтуыгыз мөмкин. Хәтта барысын да югалтуыгыз мөмкин. 

Әлбәттә, әле тагын да вариантлар бардыр. Язмый калган булсам - комментарийларда өстәгез. 

Әлеге мәгълүмат файдалы булыр, дип уйлыйм. Башлангыч капитал юнәлтү мөмкинлеген күргәч, бәлки берәр идея башыгызга кереп оялар?! Һәм аны тормышка да ашыра алырсыз? Барысы да үзегездән тора! Амбицияләрегездән тора.

Курыкмагыз! Тормышыгызны яхшы якка үзгәртү өчен кайчак акчасыз калырга кирәк. Тормышыгыз турында ныклап уйлану өчен.

Бүгенгә шул. Ял итәсездер. Ял итегез! Ә мин әле тагын бераз эшлим. Аннары йокларга ятасы булыр. Иртәгә - зур бәйрәм. Бик зур күз яшьләре белән түләп алынган бәйрәм... Җиңү көне!

Әби-бабаларыгыз бу олы Җиңүне сез хәерче, мескен яшәсен өчен үз гомерләре бәрабәренә яуламаган. Аларның бу батырлыгын кадерләгез! Аякка басыгыз! Әби-бабаларыгыз, әти-әниләрегез горурланырлык булсын!

Иртәгәгә кадәр!

УНТУГЫЗЫНЧЫ КӨН >>