90 көндә миллионер булып буламы? Егерменче көн. Маркетинг

90 көндә миллионер булып буламы? Егерменче көн. Маркетинг

<< БЕРЕНЧЕ КӨН

Мәктәптә без укыганда маркетинг сүзе юк иде. Хәтта университетта укыганда да. Хәзерге яшьләргә яхшы. Алар инде маркетингны да, базар икътисадын да кечкенәдән белеп үсәләр. Әмма маркетинг турында теоретик мәгълүматны белеп кенә беркемнең дә әле баеп киткәне юк. Нинди генә белем алсаң да, аны практикада булдырырга кирәк.

Нәрсә соң ул маркетинг? Маркетинг "базар эшчәнлеге" дип тәрҗемә ителә. Үз эченә бик күп мәгълүматны сыйдыра - сатыла торган продукт яисә күрсәтелә торган хезмәтне булдыруны да, аларны сатып алучыларга тәкъдим итүне дә, үзеңә уңай булырлык итеп мөнәсәбәтләр оештыруны да...

Иң беренче булып маркетинг турында курслар АКШ университетларында оештырылган. 1902 елдан бирле бу юнәлеш зур үсеш кичергән.

Маркетинг үз эченә күп кенә төшенчәләрне ала:

  • ихтыяҗ;
  • сорау;
  • товар;
  • алмашу;
  • килешү;
  • базар һ.б.

Укый башласаң - үзе бер зур фән. Кемнәрдер 4-6 ел буе югары уку йортында укый торган теманы мин бер блогта гына язып чыга алырмынмы икән? 

Әлегә бу тема белән Википедиядән укып таныша башладым. Маркетингны белми торып бизнесны тирән өйрәнеп булмауны аңладым. Базар икътисады заманында бу теманы белү һәркем өчен мөһим, дип саныйм. Брайан Трейси да бу теманы еш телгә ала. Әле аның аудиоларын тыңлап бетермәдем. Эш күп булды. Бәлки сез инде миннән дә алда тыңлап бетергәнсездер? Тыңлау өчен сылтаманы кичәге блогымда биргән идем.

Эшләремә килгәндә. Ял көннәреннән соң көнем бик тыгыз үтте. Күп эш җыелган. Офисымда бер-бер артлы бүген унлап кунак һәм клиентлар килде. Эшем җанланып киткәнгә шатланам. Эшемнән тәм табып эшлим. Тиздән эш шулкадәр күп булачак ки, командама ярдәмчеләр кирәк булачак. 

Иртәгә дә күп эшне планлаштырып язып куйдым. Бүген үземә күп кунаклар килгән булса, иртәгә үзем күбрәк кунакка йөрергә планлаштырам. 

ps. Блогларымда темаларны артык күп ачып сөйләп тормаска булдым. Укучыларымны кызыксындырып җибәрәм дә, кызыксынган кешенә үзенә мәгълүмат табып укырга мөмкинлек калдырам. Тәҗрибәмне аннары китабымда тулысынча язып чыгарга планлаштырам. Шул рәвешле, маркетинг турында да, башка темаларга да тулы мәгълүматны китабымнан укып белеп булачак.

Ничектер шулай. Көннәрем вакыйгаларга бай үтә. Кунаклар күп килгән булса да, бүген көне буе офиста гына утырмадым. Төш вакытларында "Туган авылым"да булып чыктым. Кариев театрында булдым. Анда тиздән "Супер-кияү" спектакле премьерасы булачак. Туфан Миңнуллин әсәре буенча. Сайтларына кереп караштыргалап торыгыз, хәтерем ялгышмаса - премьера 25 май көнне булачак: http://karievteatr.ru/afishaӘлегә репетицияләр бара. Бик күңелле булырга охшап тора, күз чите белән бүген репетицияләрен күрергә насыйп булды.

Бүген төнге 24:00 "Идел" журналының "Идел кызы" бәйгесендә катнашучы кызлар өчен тавыш бирү тәмамланды. Шуңа күрә блогны тоткарланып язам. 5947 тапкыр тавыш биргәннәр. Иртәгә бөтен нәтиҗәләрне анализлап чыгасы булачак - бар да гадел булганмы?! "Идел"гә кереп тәмләп чәй эчеп тә чыгарга кирәк булыр.

Төшләрегез татлы, иртәгә туачак көннәр якты булсын!

ЕГЕРМЕ БЕРЕНЧЕ КӨН >>