90 көндә миллионер булып буламы? Егерме беренче көн. Яхшы гадәтләр

90 көндә миллионер булып буламы? Егерме беренче көн. Яхшы гадәтләр

<< БЕРЕНЧЕ КӨН

Дуслар. Блогымны укып баручылар...

Белсәгез икән ничек авыр икәнне. Телевизор карап бармак кына суырып утырган булсам ни булган иде инде?! Берни дә килеп чыкмый. Эх, күңел төште. Булмас ул миннән миллион акча эшләп. Зря гына алындым. Хәзер кеше ни әйтер икән?

Ышандыгызмы? Ни уйлап куйдыгыз? Шул кирәк бу Раилгә дидегезме? Әллә минем өчен борчылып куйдыгызмы? Борчылган булсагыз, сезнең мине якын күрүегезгә бик шатмын. Мөгаен, минем блогым, минем уңышларым сезне дә уңышларга этәрәдер?! Шулай булса - мин бик шатмын!

Борчылмагыз, бар да тәртип! Күңел төшкән чакларым булгалап алса да, үземне тиз кулга алам һәм яңадан алга таба бер-бер артлы адымнарымны атлыйм! Алдымда якты маяк булып алга куелган максатлар балкып торалар, юлымны яктырталар. 

Бүген - марафонның егерме беренче көне. 21 көн дәвамында нәрсәнедер даими эшләсәң, ул гадәткә керә, диләр. 

21 көн дәвамында миндә нинди гадәтләр формалашты соң?

1. Һәр көн иртән гимнастика ясый башладым. Элек моңа игътибар итми идем. Хәзер файдасын сизә башладым. Әле контраст душка да өйрәнәсем килә. Организм өчен бик фйдалы диләр. Май көннәре үзе дә контраст әле, душ кереп тормасам да була. Бер көне салкын, икенче көне - кояшлы. 

2. Инглиз телен өйрәнүне системага салдым. Һәр көн 20-30 минут инглиз телен өйрәнүгә багышлыйм. Чыннан да гадәткә керде. Сүзләрне инде иркенрәк әйтәм. 90 көнлек марафон ахырында курсны тулысынча үтеп бетерергә максат итеп куйдым. Бәлки инглизләр белән иркен аралаша да башлармын?!

3. Соңгы 2 атнада лифтта йөрмим, диярлек. Баскычтан йөрергә гадәтләнеп киләм. Әле монысына 21 көн үтмәде. Арып кайткан көннәрдә үз этажыма лифтта менәсе килгән чаклар була.

4. Блог язу да гадәткә керде. Инде төн уздырып ни языйм икән дип уйланып утырмыйм. Үзеннән-үзе блог язылган көннәр була.

5. Көчле кеше рухы белән өйдән чыгам һәм көн дәвамында көчле рухымны саклыйм. Үземнең кадеремне беләм һәм көчемне тоям. Ияләштем. Үземнең яхшы күңелле, көчле кеше булуыма ияләштем.

6. Көн саен файдалы китап укырга яисә файдалы аудио тыңларга, видеолар карарга ияләштем. Атнага бер булса да дусларым чакырган бизнес-тренингларга барып рухымны ныгытып киләм.

7. Көн саен берәр яхшы кеше белән танышам. Аларның күпчелеге - эшмәкәрләр. Акыллы кешеләр. Берәр шәхес белән танышкан саен дөньяны күзаллавым киңәя бара. Аларның фикерләрен дә тыңлап үз фикерләремне камилләштерә барам. Элек җавап таба алмый калган тормыш сорауларына җаваплар табам. Яңа дуслар табу гына түгел, инде күптән күреп аралашмаган яхшы дусларым белән кабаттан күрешеп аралашуларны гадәткә кертеп барам. Бүген Мәскәүдә яшәүче дустым Айнурны күрдем. Казанда узышлый гына икән. Безнең күрешү дә очраклы гына булды. Ул мине күрүгә, мин аны күрүгә шатланыштык.

Бүген көннең яңгырлы, салкын булганын тоярга вакыт аз калды. Йөгереп йөргәч җылы була икән ул... :)

Йөгерү дигәннән. Көннәр җылына төшкәч, иртән торып көн дә йөгереп кайтуны гадәткә кертәсем килә. Ничек уйлыйсыз? Булырдай эшме? Сезнең пробежкалар ясаганыгыз бармы? Авырмы ул?

Бүген сезнең көнегез ничек үтте? Салкын булмадымы? 21 көндә нинди гадәтләрегез формалашты? Бу - яхшы гадәтләрме?

ps. Яхшы гадәтләрне формалаштыру - катлаулы процесс. Начар гадәтләр - эчүгә сабышу, тәмәке тарту, көне-төне телевизор каршында утыру һ.б. - бик тиз гадәткә керә. Бу - көчсезлек галәмәтедер.

Көчле булыгыз, үзегездә яхшы гадәтләр формалаштырыгыз! Уңышлар телим!

ЕГЕРМЕ ИКЕНЧЕ КӨН >>