90 көндә миллионер булып буламы? Егерме икенче көн. Китаплар булышмый

90 көндә миллионер булып буламы? Егерме икенче көн. Китаплар булышмый

<< БЕРЕНЧЕ КӨН

Дуслар! Марафонның егерме икенче көне дә тәмам. Бер атнадан марафонны башлаганга 1 ай булачак. 

Бүген шактый эш эшләдем. Берничә кешегә булыша алдым. Кешеләргә ярдәм итә алырлык белемле кеше булуыма шатланам. Еш мөрәҗәгать итәләр. Сайт кирәк булса да, аны продвигать итеп бирәсе булса да, берәр сүзне/җөмләне/текстны татар теленә тәрҗемә итәсе булса да, шигырь язасы булса да, киңәш кирәк булса да, плитка җәясе булса да, чәч аласы булса да һ.б. (+70 һөнәр...). cheeky

Әлбәттә, бу һөнәрләрне мин тумыштан ук үзләштермәдем. Каныма сеңсен өчен эшләргә, эшләргә, эшләргә туры килде. Сезнең дә шулайдыр. Үз һөнәрен бик оста башкарган дусларым күп. Берсе (туганым) - оста дизайнер. Татарстандагы бик күп продукция дизайны аның кулы аша үтә. Барысы да  - искиткеч оста башкарылган! Икенчесе - бик оста пешекче. Ул пешергән өчпочмакларны ябырылып алып бетерәләр. Өчпочмакларны 5-10 секундта кубик-рубик җыйган кебек ясап та куя. Кулларына күз иярми. Өченчесе - текә программист. Дүртенчесе - ... . Күп алар! Шундый оста дусларым миңа да еш кына үрнәк булып торалар. Ниндидер эшем килеп чыкмый торса күземне йомып аларны күз алдына китерәм дә, шунда ук рухланып эшнең җаен табам.

Соңгы вакытларда рухландыра торган китаплар күп укыдым. Бәлки сез дә укыйсыздыр. Әлбәттә, булыша. Китаплар укырга кирәк. Китап укып кына без камилләшә барабыз. 

Әмма китап укыганда бер шундый момент бар. Укыганны шунда ук практикага күчерергә кирәк. Мәсәлән, миллионер булырга телисең, ди. Миллионер булырга өйрәткән 15-20 китап булсын, ди. Төрле авторларның. Миллионер булу өчен барлык 15-20 китапны да уку кирәкми. Бер китапны укырга да, анда язылган күрсәтмәләр нигезендә үзеңне камилләштерә башларга кирәк. Эшкә тотынырга кирәк. Китапта язылган биремнәрне аермачык үтәргә кирәк. 

Беренче миллионыңны эшләгәч аннары икенче китапны укырга була. Ул китаптагы белемнәрне практикада сынап аннары икешәр миллион эшли башлыйсың...

Кем әйтмешли, образно гына әйттем. Аңлаешлы булсын өчен. Һәр эштә дә шулай кирәк. 

Биремнәрне үтәмәсәң, китапны укып чыгуга ук андагы белемнәрне сеңдереп эшкә тотынмасаң - китапларны уку булышмый. Бишне укысаң да, унбишне укысаң да.

Минем блогымны укытучылар күп укыганын беләм. Комментарийлар калдырмасалар да, көн саен 5-10 кеше блогларым турында үз фикерләрен личкада язып калдыралар. 

Шуңа күрә дә мәгариф темасына якын мисал китерәм. Татарстанда мәктәп укучыларының татар телен белү проблемасы актуаль. Мәсәлән, татар теле дәресе үтте, ди. Анда укучылар матур итеп татарча аралаштылар, яңа белемнәр алдылар, ди. Аннары тәнәфескә чакырып кыңгырау чылтырый да, барлык укучылар коридорга чыгып русча аралаша башлыйлар. Хәтта шул ук татар теле укытучысы да коридорга чыгып шул ук балалар белән русча сөйләшә башлый. Ничек уйлыйсыз, алынган белемнәрне шунда ук күнекмәләргә әйләндермәсәк, практикада кулланмасак, Татарстан мәктәпләрендә балалар татарча сөйләшә башларлармы?

Әлбәттә, күп нәрсә стимулдан, мотивациядән тора. Миллионер булырга теләгәндә әле кеше ничектер тырыша. Аның стимулы була, мотивациясе була. Әмма бу гына җитми. Мотивация гел даими булып тормаса - ул тиздән сүреләчәк. Гел рухны күтәреп торырга кирәк. Көн саен ниндидер җиңүләргә ирешеп торсаң - мотивация беркайчан да сүнми. Ә инде даими җиңүләргә ирешеп тору өчен даими эшләргә кирәк. Укырга гына түгел. Эшләргә дә.

Аңлата алдым дип ышанам. Хәзер тыныч күңел белән йоклый алам. :)

Иртәгә ярты көн ял итәчәкмен, ярты көн эш эшләргә планлаштырдым. Организмга ял җитмәгәнен сизәм. Шушы 2 атнада тагын 200 мең акча эшләргә  планлаштырдым. Ни булып бетәр. Әлегә белмим. Иртә кичтән хәерлерәк, диләр. Татлы төннәр, матур көннәр телим!

ЕГЕРМЕ ӨЧЕНЧЕ КӨН >>