90 көндә миллионер булып буламы? 89 нчы көн. Күп эш күп акча китерә дигән сүз түгел!

90 көндә миллионер булып буламы? 89 нчы көн. Күп эш күп акча китерә дигән сүз түгел!

Хөрмәтле укучыларым! Кичә мин үземнең шушы 90 көндә нинди эшләр башкаруымны, нинди үзгәрешләр кичерүемне язып чыгачагым турында хәбәр иткән идем.

Әлбәттә, кемгәдер бу кызык булыр, кемгәдер кызык булмас. 

Сүземне кичерешләрдән башлыйм.

Иң беренче кичереш - курку иде. Хотя юк. Марафонның беренче көнендә бу курку хисе инде беткән иде. Үзенә күрә кызыксыну уянган иде. Чынлап та бу минем өчен мөмкин эшме? Банк басмыйча яисә башка шундый законсыз эшләр башкармый гына зур акчалар эшләп буламы?! Моның өчен ниләр эшләргә кирәк соң?

Иң беренче булып мин 3-4 көн буе диярлек төрле китаплар укыдым, аудиолар тыңладым, фильмнар карадым... Алар турында беренче блогларымда язып та чыктым. 

Шул рәвешле әле тагын 2-3 атна китап укымакчы, үз-үземне камилләштермәкче идем - бер бик яхшы киңәшкә тап булдым. Үзеңне камилләштерү өчен йөзләгән китап уку кирәкми икән. Бер яхшы китапны укып чыгарга да, җиң сызганып эшкә тотынырга кирәк икән. Мин Брайан Трейсины сайладым.

Моннан 7-8 ел чамасы элек ул Казанга килгән иде. Ул вакытта бу очрашуны Амвэй компаниясе оештырган иде. Бизнес-тренингтан нык тәэсирләнеп чыкканым хәтердә. Аның "100 законов успешного бизнеса" дигән китабы моннан 6-7 ел чамасы элек мине банкротлыктан коткарган, яңа уңышлар яуларга этәргән иде. Бу юлы аның "Простые правила личного успеха" исемле аудиоязмасы белән канәгатьләнергә булдым. Атна саен диярлек бу язманы кабат тыңлап чыга идем. Шулай ук тагын берничә китап белән өлешчә танышырга өлшердем, Наполеон Хиллның позитив фикерләргә өйрәткән сүзләре дә шактый ярдәм итте.

Позитив уйлар мине позитив гамәлләргә этәрде. Көн дә яңа кешеләр белән таныша башладым. Нигездә - уңышка ирешкән кешеләр белән. Беррәттән горизонтымны киңәйттем, башымда булган барьерларны алып ташладым. Һәм ...

7-8 көннән күп санлы заказлар килә башлады. 

Шушы 1-2 атна эчендә генә дә якынча 200 мең сумлык заказлар алдым (төгәл суммаларны иртәгә язып чыгачакмын). Бу эшләрнең кайберләрен санап үтә алам: 

  • 7 нче класс "Физика" дәреслеген татар теленә тәрҗемә итәргә алындым;
  • информатикадан ОГЭ биремнәрен татар теленә тәрҗем иттем;
  • 2 сайт эшләргә заказ кабул иттем;
  • SEO һәм SMM буенча берничә заказ алдым һ.б.

Эшләр саны өстәлгәннән өстәлә барды:

  • бер кеше фатирындагы ваннага плитка җәяргә;
  • Вордпресс платформасын татар теленә тәрҗемә итәргә;
  • тагын берничә сайт ясарга заказ алдым;
  • һәм берничә интернет-проектны популярлаштыру өстендә эшли башладым.

Нәтиҗәдә бик аз йоклый башладым, эш өстенә эш өелде. Блог язуымны туктаттым. Чөнки блог язу өчен дә әзерләнергә, уйланырга, вакыт сарыф итәргә кирәк бит! Язылмый калган блог язмаларын булачак китапта язып чыгарга булдым. Сәламәтлегем тагын бераз ныгый төште. Авыр эш көненнән соң төн утырып блог язасы урынга ятып йоклый башладым. :)

Акча эшләп табу белән беррәттән акчаларны экономияләү җаен да таптым. Apple Store'дан UDS Game (бердәм дисконт системасы, ул Play Market'та да бар) мобиль кушымтасын йөкләп алып төрле кафеларда очсыздан ашап чыгарга, товарларны очсызрак бәядән сатып алырга ияләштем.

Марафонның урталарында шактый эшләрне эшләп тапшыра башладым, азмы-күпме кулга акча керә башлады. Берничә кешегә әҗәтем бар иде. Рәхмәт әйтеп аларны кайтарып бирә алдым. Хезмәтләрем өчен дәүләт акча түләмәгәч, шактый гына дусларымнан әҗәткә акча алып торырга туры килгән иде. Шулай ук, Интехбанк ябылганнан соң банкта калган акчаларны кайтару мәсьәләсендә шактый гына йөрдем. Акчаны кайтарабыз дигән язу әле менә шушы көннәрдә генә килеп төште һәм мине шатландырды. Ә аңа кадәр күп кенә түләүләрне дә шул ук якын дусларым ярдәме белән башкарып чыга алдым. Аларга зур рәхмәт әйтәсем килә!!! (өстәп шуны да әйтәсе килә, марафон барган вакытта гына да 3 шигыремә композиторлар көйләр яздылар!!! Әлеге җырларны тыңлап тагын да рухландым, шигырьләр язуны да дәвам иттем)

Эштә генә түгел, гаиләдә дә уңышларга сөендем. Кызым, 9 классны тәмамлап, ОГЭларын нигездә "5" билгеләренә тәмамлап уңышлы гына 10 нчы сыйныфка укырга керде. ОГЭ, ЕГЭларның бала сәламәтлегенә никадәр зыян китерүен үз күзләрем белән күрергә туры килде. Әлеге төр имтиханнарга карата тискәре карашым тагын да кискенләшә төште. Балаларның белемнәрен контрольдә тотуның күпкә отышлы вариантлары бар, әмма кемнәрдер дәүләт акчаларын видеокамераларга, башка төр мәгънәсез чыгымнарга тотуны хуп күрәләр. Мәктәпләрдә тәрбия дәрәҗәсе кими бара, дорфа телле, белемсез, надан яшьләр саны урамнарда арта бара, урыны-урыны белән 90 нчы еллардагы кебек яшьләр группировкаларга җыела баруын да танышларымнан ишетеп беләм... Кызганыч... Эх, республикада һәм Россиядә мәгариф дәрәҗәсе отчетлардагы шикелле ал да гөл генә булса иде...

Темадан читкә киттем. Бала өчен борчылганда эмоцияләр әле дә өстенлек ала.

Соңгы өченче айда күп санлы эш эшләп кенә зур акчалар эшләп булмавын үземә тагын бер кат расладым. IT өлкәсендә пассив керем эшләү ысуллары белән тирәнрәк таныштым һәм бу юнәлештә инде уңышка да ирешә башладым. Марафонның беренче көннәрендә үк бу белемнәремне практикада куллана башлаган булсам, миллионны тизрәк эшли алган булыр идем, дип уйлыйм.

Тагын бер "озарение" - зур эшләр башкару һәм зур акчалар эшләү өчен яхшы команда булуы кирәклеген дә тагын бер мәртәбә үзем өчен дәлилләдем. Хәзер командамда специалистлар саны арта бара. Алар да минем белән бергә минем кебек үк уңышларга ирешергә өйрәнеп киләләр. 

Марафон дәвамында ике мәртәбә Мәскәүгә барып бизнесменнар, бизнес-тренерлар, коучлар белән танышып, алар биргән мәгълүматны үз эшчәнлегемдә кулланырга өйрәндем. Мәскәүгә карата тискәре фикеремне бетердем. Үз алдыма куйган киртәләрне җимереп ташладым.

Марафон барышында алынган заказларның кайберләре әле эшләнеп бетмәгән. Узган атнада гына да тагын 200 мең сумлык ике заказ алдым. Аларны эшләп бетергәч, тапшыргач, көз җиткәнче берәр чит илгә барып ял итеп кайтырга планлаштырам. Мөгаен, диңгез ярынадыр. Мин ял итәчәкмен, ә мин оештырган бизнес кесәмә пассив акчалар кертә барачак...

Ничектер шулай. Әлбәттә, исемлектә барлык эшләрне дә язып бетермәдем. Кешеләрнең ноутбукларын ремонтладым, укырга керү һәм ОГЭ/ЕГЭларны уңышлы тапшыру өчен өлкән сыйныф укучыларын әзерләдем, чит илдәге бер дустыма татар әкиятләре китабын язарга бераз ярдәм иттем, икенче бер дустыма киноларны татар теленә тәрҗемә итәргә булыштым, ВКонтакте социаль челтәрен татар теленә тәрҗемә итеп торуымны туктатмадым, инглиз телен өйрәндем һ.б., һ.б. Кайберләренә ярдәм йөзеннән, кайберләренә "берничә тиен"гә. Марафон оештырсам да, марафонның төп максаты миллион сум акча эшләү түгел, ә кешеләргә файдалы булу һәм файда китергән өчен "поощрение" туплау иде. Әлеге максатыма ирештем, дип саныйм.