90 көндә миллионер булып буламы? 90 нчы көн. Марафон нәтиҗәләре

90 көндә миллионер булып буламы? 90 нчы көн. Марафон нәтиҗәләре

Дуслааааар!!! Бүген - 90 көнлек марафонның соңгы көне! Моннан нәкъ 3 ай элек үз алдыма "90 көндә миллионер булып буламы?" - дип сорау куйган идем. Бүген сезне марафон нәтиҗәләре белән таныштырып үтәм!

Үз алдыма еш кына төрле максатлар куйганым бар. Сезнең дә төрле максатлар куйганыгыз һәм әлеге максатларга ирешкәнегез бардыр, дип ышанып калам.

Гади максатлар гына түгел, зуррак максатлар куярга тырышыгыз. Ни өчен икәнен соңрак аңлатырмын.

9 нчы сыйныфта укыган вакытта беренче мәртәбә олимпиадага барганым хәтердә. Рус теленнән. Атналар буе әзерләндем, бик күп әдәби әсәрләр укыдым, рус теле кагыйдәләрен өйрәндем. Иртәгә олимпиада була дигән көнне укытучым Сәлимә апа белән кичке 9 га кадәр диярлек мәктәптә рус теле һәм әдәбияты кабинетында төрле еллардагы олимпиада сорауларын анализлап утырдык, төрле әсәрләрнең эчтәлеге белән таныштым. Кайсыдыр техничка, мәктәптәге идәннәрне юып чыгып, безнең өстән мәктәпне бикләп кайтып киткән. Коридордагы агач идәнне сүтеп (Мәмәшир авылының иске мәктәбе), мәктәп подвалына төшеп подвал тишегеннән көч-хәл белән чыкканыбызны, икенче көнне иртән иртүк торып сәгать алтыларда Кукмарага чыгып киткәнебезне әле дә яхшы хәтерлим. Максатым - олимпиадада беренче урын алу иде. Һәм ул елны рус теленнән олимпиадада беренче урын минеке булды!!! 

Рус телен һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәткән, минем алга максатлар куя белгән Сәлимә апама олы рәхмәтем чиксез зур.

Әлеге олимпиадада җиңү минем өчен беренче зур максатчан җиңү булды. Аннан соң зур җиңүләргә дә ирештем, җиңелүләргә дә дучар булдым. Җиңүләрдән соң мин янәдән дә зуррак җиңүләргә омтылырга, ә җиңелүләрдән сабак алырга тырыштым.

Физиканы яхшы белүем мине көчтә ничек отыш ясарга кирәгенә өйрәтте. 7 нче класстан рычаг кагыйдәсен күбегез беләсездер. Рычаг кулланып без я көчтә, я юлда отыш алабыз. Зуррак көч кую өчен зуррак юл үтү һәм зуррак вакыт үтү кирәк. Уңышка ирешү өчен күп тырышлык һәм вакыт кирәк. Рухың көчле булганда, энтузиазмны озак саклый алган хәлдә генә зур уңышларга ирешү мөмкинлеген яхшы беләм.

Физика законнарын, табигать законнарын кулланып, товар ташый торган 70-80 вагонлы поездны да тартып барып була. Үзең генә дә, команда белән дә... Үзең генә булсаң авыррак, канишны. ))) 

Ни әйтергә телимме?

Моннан 91 көн элек мин тормышыма зур анализ ясадым. Артка борылып карадым да, максатларымны яңадан барларга булдым. Алдыма зуррак максатлар куярга булдым. Юк-юк! Минем максат - миллионер булу түгел. Максатым - зур эшләр башкару иде.

Тәҗрибәмнән чыгып, халкыма һәм туган телемә файдалы әлеге зур эшләрдә дәүләтнең/хөкүмәтнең һәм күпчелек чиновникларның миңа бу максатларга ирешүдә ярдәмче булмауларына төшендем. Хәзер 99% кеше үзе турында гына уйлый. Бары тик үзеңә генә ышанырга кала.

Ни өчен физикадан үрнәкләр китердемме? Капитализм заманында, кызганычка каршы, зур көч ул - акча һәм команда (туганлык, якын кешеләр, теләктәш кешеләр булуы). Көч җыю һәм ныклы профессионаллар командасы туплау өчен зур акчалар - миллионнар кирәк иде. Шуңа күрә, "90 көндә миллионер булып буламы" дип исемләп, бизнес-марафон башлап җибәрдем.

Махатма Гандиның әйткән шундый сүзләре бар:

Башта сиңа игътибар бирмиләр, аннары синнән көләләр, аннары сиңа каршы көрәшәләр. Аннары син җиңәсең.

Әлбәттә, мин башлаган марафонга көлеп караучы кешеләр дә булды. Мин инде миннән көлгән, үзләре берни дә булдыра алмаган кешеләргә карата илтифат булырга өйрәнгән идем. Шуңа күрә андый кешеләрнең бу юлы миңа бер тәэсире дә булмады. Бу бит минем үзем өчен! Әлеге марафон минем үзем өчен кирәк! Минем тормыш - үз кулымда! Минем нинди шәхес булуым минем үз уй-гамәлләремнән гыйбарәт!

Миллионер булу максаты мине нык үзгәртте. Тормышка яңача карарга өйрәтте. Үз-үзем белән горурланырга, үземне яратырга, җиңелүләргә җиңелрәк карарга, туктап калмаска, алга барырга өйрәндем!

Иң авыры - уйларымны, гадәтләремне үзгәртү иде. Моның өчен китаплар укуым, аудиолар тыңлавым, фильмнар каравым турында инде язган идем. Сер түгел, бу чыннан да булыша. Сезгә дә тәкъдим итәм!

Яңа уйларны, гадәтләрне саклап тоту һәм аларны үз уйларыма әверелдереп калдыру өчен кимендә 21 көн кирәк иде. Әмма 21 көн - һәркем өчен дә туры килә торган норма түгел. Кемдер, ярты ел буе гадәт формалаштырса да, ниндидер факторлар килеп чыгу сәбәпле, бу гадәтләрне янә югалтырга, янәдән элеккечә уйлый башларга мөмкин. Кемнәрдер инде 2-3 көннән соң үзләрендә яңа гадәтләр формалаштырырга сәләтле. Ихтыяр көче булдырып йөрәгең белән бу уйларны, гадәтләрне үз итү, ярату гына кирәк.

Позитив уйлар тулы көннәрем шактый күп булды. Әмма бик авыр иде. Эшкә барырга дип автобуска кереп басасың. Ә анда - кычкырышулар, этешүләр, сүгенүләр һ.б. Халык бер дә позитив түгел. Бу негативны кабул итә алмаган яшьләрнең күбесе смартфоннарында музыка кабызганнар да, наушникларны колакларына тыгып, күзләрен йомып елмаеп баралар... Башкача елмаю мөмкин түгел, диярлек. 

Мин дә  баштарак әлеге ысул белән елмаерга тырышып карадым. Әмма, киресенчә, миңа реаль тормыштан качу түгел, әлеге утрауда елмаю чыганагы булырга кирәк иде. Шуңа күрә дә эшкә иртәрәк барырга һәм эштән соңрак кайтырга тырыша башладым. Эш тә күп эшләнә, позитивка да урын күп кала.

Узган атнада бер автобуска тап булдым. Номерын хәтерләмим. Бер кондуктор рус апае кергән һәр кеше белән исәнләшә, аңа уңышлы көн тели иде. Русча аңлап бетермәгән туристлар да, рус һәм татар кешеләре дә ул көнне автобуста елмаеп, матур сөйләшеп бардылар. Автобустан беренче мәртәбә шулкадәр яхшы эмоцияләр белән чыкканым юк иде әле. Шундый кондукторлар нигә күбрәк түгел икән, дип уйлап куйдым.

Беренче көннәрдән үк позитив эмоцияләргә генә түгел, мотивациягә дә зур игътибар бирдем. Чиста кәгазь бите алып 60 максатымны язып чыктым. Әлеге максатларга ирешү даталарын, аларга ирешү өчен никадәр көч/акча/вакыт сарыф итү кирәген якынча билгеләдем.

Дуслар, туганнар, элеккеге коллегалар белән араларны яңадан торгызып чыктым. Һәм инде марафонның сигезенче көнендә үк шактый зур суммага заказлар да җыеп чыга алдым.

Параллель рәвештә инглиз теленнән белемнәрне ныгыта бардым. Duolingo дигән мобиль кушымтадан файдаландым. Гомумән, мобиль кушымталар белән кызыксына башладым. Бердәм дисконт системасында (UDS Game) Белем.ру компаниясе турында да мәгълүмат урнаштырдым. Заказлар санын тагын да арттырдым.

Әгәр сез дә Белем.ру компаниясенән скидка аласыгыз, кыйбат булмаган бәядән сайт ясатасыгыз яисә SEO, SMM хезмәтләреннән файдаланасыгыз килсә, PlayMarket яисә AppStore кибетенә керегез, UDS Game кушымтасын йөкләп алыгыз һәм Белем.ру компаниясенең промо-кодын (QR-кодын) кертегез: pzvt9887.

Әмма зурдан кубуның тискәре ягы да булды. Заказлар саны артык күп булу һәм алынган заказларның катлаулы булуы сәбәпле, ялга һәм йокыга вакыт бик аз кала башлады. Блог язуны вакытлыча туктатып тордым. Марафон барышында бик аз информация урнаштыра башладым.

Кстати. Марафонның миңа гына түгел, минем блогны укып барган кешеләргә дә зур ярдәм иткәне билгеле булды. Бер авылдаш егет, минем блогны укып, беренче айда гаиләсе белән әллә 150, әллә 250 мең акча эшли алган. Үзләре дә аптырашта калганнар. Ә бер укытучы РФ Президентының 200 меңлек грантын откан. Аларның уңышларына мин бик шатмын!

Бәлки марафон әле тагын кемнәргәдер ярдәм иткәндер, башка хәбәр итүчеләр булмады. Булганнарын гына хәбәр итәм.

Үземнән уңышлырак кешеләр белән очрашу минем манераларга, үз-үземне тотышка да йогынты ясады. Кешеләрне тагын да игътибарлырак тыңларга, дөресрәк һәм кыюрак аралашырга өйрәндем. Вәсилә исемле бик уңган бизнес-коуч белән таныштым, аның тренингларын үттем. Аның гына түгел, башка күп кенә бизнес-тренерларның чыгышларын Мәскәүгә ике мәртәбә барып тыңлап кайттым. Аеруча ирланд полиглоты, маркетологы, бизнес-тренеры, "Маркетинг на 360 градусов" авторы Гарретт Джонстон чыгышы ошады. Аның чыгышларын тыңларга бөтен Россиядән һәм хәтта чит илләрдән бизнесменнар, эшмәкәрләр килгән иде. Кайбер әлеге бизнесменнар белән дә дуслык элемтәләрем бар хәзер. Кемдер алтын сата, кемдер рестораннар тота һ.б.

Финанс нәтиҗәләре нинди соң, диярсез? Кайберегезне шушы сорау аеруча нык кызыксындырадыр.

Беренче айда 187 251 сум, икенче айда 98 227, өченче айда 323 400 сум акча эшли алганмын. Әле соңгы айның 200 мең сумлык заказы узган атнада гына алынды, аның акчалары якындагы 1-2 айда гына кесәгә керәчәк.

Шул рәвешле, 90 көндә 608 878 сум акча эшли алганмын! Бу сумма - инде налоглар түләгәннән соң калган сумма. Үземне 90 көндә якынча 700 мең сум акча эшләдем дип әйтә алам.

Әлбәттә, бу миллион түгел. Марафон барышында миллион сум акча эшли алмадым. Шулай да, аны эшләп булу мөмкин икәненә инандым!

Әмма бер миллион сум акчаны 90 көндә эшли алмавым миңа хәзерге вакытта аның кадәр нык мөһим түгел. 90 көндә мин эчтән үземне үзгәрттем, акча эшләүнең серләренә төшендем, үзем өчен пассив керем булдыру серләрен ачтым. Хәзер инде шәхсән бизнес-тренинглар үткәрергә сәләтле кешегә әйләндем кебек. Бүгенге көндә үзем ике кешене зур акчалар эшләргә өйрәтәм. Алар белән бергә үзем дә камилләшә барам.

Бу язмамның икенче абзацында "Гади максатлар гына түгел, зуррак максатлар куярга тырышыгыз. Ни өчен соңрак аңлатырмын." - дигән идем.

Әгәр "90 көндә 3 млн акча эшләп буламы" - дигән максат куйсам, мин бүген миллионер булыр идем, мөгаен. 1 миллион дип максат куеп мин 700 мең сумлык кына уңышка ирешә алдым.

Марафон барышында 1 миллион сумның бик аз сумма булуына төшендем. Аңа нибары уртача бер гади автомобиль алып була. 1 миллион сум акча бер фатир алырга да җитми. 

Шуңа күрә, максатлар куйганда зуррак максатлар куярга кирәк. Хәзер үзем өчен яңа марафон башлыйсым килә. Аны "1 елда 12 миллион сум акча эшләп буламы яисә ай саен - 1 миллион!" дип исемләргә телим. Үземнең эш темпыма карап мин үземнең ким дигәндә бер елда 10 миллион акча эшли алачагыма ышанам.

Икенче марафонны 1 сентябрьдә башларга исәп тотам. Ә аңарчы эшләп бетермәгән эшләрне эшләп бетерергә, алынмаган акчаларны алып бетерергә һәм берәр чит илгә барып ял итеп кайтырга телим.

Менә шулай. Бу марафон тагын да зуррак марафон алдыннан бер кечкенә генә репитиция булды. Яхшы репитиция булды!!!

Барыгызны да киләсе марафонымда катнашырга чакырам. Бергә-бергә! Конкуренция яисә команда булганда тагын да зуррак уңышларга ирешеп буласын беләм һәм сезне көтеп калам!

Ихтирам белән, сезнең бизнес-марафончыгыз Раил Гатауллин