"Сәламәт иртә" (#сәламәтиртә). 1 нче көн

Сәламәт иртә

Бүген үзем өчен яңа марафон башладым. Монысы 21 көнлек кенә (файдалы сыйфат гадәткә керсен өчен кимендә 21 көн кирәк, диләр). Аны үземчә "Сәламәт иртә" дип атадым.

Шәхси үсештә иң беренче марафонымны шигырь язуга багышлаган идем. Узган ел Татарстан Язучылар берлеге оештырган чарада шигырьләрем югары бәя алганнар иде. ТР Язучылар берлеге шигырьләрем җыентыгын нәшер итәргә дигән тәкъдим белән Татарстан китап нәшриятына да чыкты. Әмма Татарстан китап нәшрияты әлегә шигырьләрем бик аз булуын билгеләп үтте. Шуңа күрә дә үз алдыма көн саен берәр шигырь язарга дигән максат куйдым. 

Һәм бу "үздисциплина" үз ролен үтәде. Нәтиҗәдә минем шигырьләрем саны нык артты - 4-5 ай дәвамында (ноябрь, 2016 - март, 2017) 100 дән артык шигырь язылды. Әлбәттә, бу чорда язылган шигырьләрем арасында яхшылары да, начарлары да (үземә ошап җитмәгәннәре дә) бар.

Икенче марафонны мин бизнеска багышларга булдым. Эшләгән эшем өчен көтеп-көтеп тә дәүләттән акча ала алмагач, мин акча эшләүгә мөнәсәбәтне үзгәрттем. Дәүләт "кидать иткән" предпринимательләрнең шактый күп булуын ачыкладым. Гаепне дәүләттән эзләмәскә, үземнән эзләргә - үземне камилләштерергә, файдалы идеяләремне тормышка ашыру өчен дәүләттән һәм башка кешеләрдән (спонсорлардан) ярдәм көтеп утырмаска булдым.

Гаепне башкадан күрү һәрвакыт җиңел. Үземнең бик түбән төшүемне - гаепне башкаларга сылтап, зарланып утырган кешегә әйләнә баруымны күреп алдым. Бер бизнес-коуч белән дуслашу үземне үзгәртүгә этәргеч ясады. Әлеге марафонны да мин аның тәкъдиме белән башладым. 3 ай дәвамында уңай якка шактый үзгәрдем, ярыйсы гына акча эшләп финанс хәлен шактый нык яхшырттым. Үзем дә үземнән моның кадәр яхшы нәтиҗәне көтмәгән идем. Һәм ул вакытта алдыма куелган максатларның чагыштырмача зур булмавын - үземнең тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешә алуыма өметем артты. Марафон нәтиҗәләре буенча "Яңа гасыр" телеканалындагы "Манзара" тапшыруында кунакта булганда бөтен халык каршында үземә тагын бер "вызов" ташладым. Сентябрь аеннан башлап ай саен 1 миллион эшләргә һәм ел дәвамында - 12 млн акча эшләргә!!!Шундый максатлар куйганда ел дәвамында ким дигәндә 6-7 млн сум акча эшләп булачагын инде күңелем белән бик яхшы беләм. Бар да үземнән тора!!!

Әмма марафон барышында үземнең минусларымны да ачыкладым. Ял итүгә, спортка вакыт аз бирә икәнмен. Сентябрь аена кадәр үземнең сәламәтлекне ныгытырга кирәген яхшы аңлаган хәлдә бүгенге көннән башлап иртәләрен иртүк торып йөгереп кайтырга планлаштырдым. Һәм, әлеге файдалы гадәт тормыш рәвешенә әверелсен өчен, бу эшне 21 көн дәвамында башкарырга карар кылдым.

Бизнес-марафон барышында блогымны укып барып финанс хәлен шактый ныгыта алган дусларым булуын да исәптә тотып (кстати, блогымны укып барган тагын бер дустым грант алган, кичә генә хәбәр итте!!!), әлеге марафонга башка дусларымны да чакырдым. Мин көн саен ВКонтактедагы профилемдә иртән йөгергәндә төшкән фотомны урнаштырачакмын һәм марафонда катнашкан дусларыма да комментарийларда көн саен үз фотоларын урнаштырып барырга кирәк булачак. Дусларымның да сәламәт булуларын, аларның да эшләре уң булуын күрү минем өчен тагын да зур шатлык булачак!

Ә инде бүләккә килгәндә - бизнес үсешкә багышланган, хәзерге вакытта минем тарафтан языла торган басылачак китабымны якын киләчәктә аларга тантаналы рәвештә автографым белән бүләк итеп бирергә исәп тотам! Бу китап киләсе 2018 елда басылып чыгар, дип планлаштырам. Бар да үземнән тора. Үз киләчәгем - үз кулларымда!

Минем блогны http://belem.ru/bloglar/Rail_Gataullin адресы буенча укып барырга булачак, ә фотоконкурсны https://vk.com/belem адресы буенча үз сәхифәмдә алып барачакмын. Әлеге марафонның хэш-тегы - #сәламәтиртә. Марафонга һәркем кушыла ала!

Бергә булыйк, сәламәт булыйк, уңышлы булыйк, файдалы эшләр башкару өчен кесәбездә һәрвакыт акчабыз булып торсын!!!