Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Яңа 2018 ел башланып та китте. Алдыбызда - яңа планнар, яңа максатлар, яңа өметләр! 2018 елда безнең барыбызны да яңа үзгәрешләр көтә һәм, гадәттәгечә, елның беренче көннәрендә сезне бу үзгәрешләр белән таныштырып китәбез.
Беренчедән, соорганизатор булмау сәбәпле, "Әдәби җәүһәрләр" (http://belem.ru/adabi-jauharlar-2018) россиякүләм бәйге-викторинасын вакытлыча туктатып торачакбыз. Кызганычка каршы, Татарстан Язучылар берлеге әлеге чараны зурлап оештырырга (финалын үткәрергә һ.б.) әлегә әзер түгел. Яңа соорганизатор/иганәче табылгач, әлеге бәйгене тагын да яхшырак итеп үткәрүне дәвам итәрбез дип өметләнеп калабыз!
Ә "Әдәби җәүһәрләр" бәйге-викториналарына алмашка хәзер тагын бер яхшы проектыбызны - "Әдәби марафон"ны башлап җибәрдек! Ул Татарстан китап нәшрияты белән берлектә алып барыла, квартал саен үткәрелә. Бәйге-марафон турында тулырак мәгълүматны #әдәбимарафон хэштегы буенча ВКонтакте яисә Инстаграм социаль челтәрләрендә табарга мөмкин.
Икенчедән, Белем.ру порталы, спонсор табылган очракта тагын да эрерәк яңа проектка әверелер, дип ышанып торабыз. Монысына инде зуррак финанс ярдәме кирәк - Белем.ру порталының тагын да зуррак проектка әверелүен теләсәгез, Татнетны үстерү фондына, http://tat-i.net/tt/blago адресы буенча күчеп, икенче яисә өченче ысул аша ярдәм итәргә кирәк.
Өченчедән, Белем.ру порталында 2018 елдан башлап теләгән һәркем (һәр мәгариф оешмасы), аттестация үтеп, үз блогын гына түгел, үз яңалыклар каналын да алып бара алачак (мәсәлән, Мөслим районы мәгарифе яңалыклары һ.б.), бу канал социаль челтәрләргә дә трансляцияләнәчәк. Моның өчен Белем.ру порталы җитәкчелеге белән элемтәгә керергә (https://vk.com/belem_ru) кирәк.
Дүртенчедән, Белем.ру порталында репетиторларыбыз (http://belem.ru/repetitorlar) саны артыр, дип ышанып калабыз. Әлеге исемлеккә эләгү өчен, теркәлгәч, үзегез турында репетиторларга хас мәгълүматны тиешенчә тутырырга гына кирәк.
Бишенчедән, Белем.ру порталы ярдәмендә яңа марафоннан оештырылыр - кулланучыларыбызга бу елда да рухи һәм материаль яктан зур ярдәм күрсәтә алырбыз, сезгә шатлык-куанычлар китерә алырбыз, дип ышанып калабыз. Иң якындагы беренче шундый марафоныбыз бизнеста беренче адымнарын ясаучылар өчен булачак. Әлеге яңалыклар белән Белем.ру порталындагы Блоглар (http://belem.ru/bloglar) битендә танышып бара аласыз.
Алтынчыдан, Белем.ру порталының социаль челтәрләрдә каналлары да активрак эшләп китәр дип көтеп калабыз.
Җиденчедән, Белем.ру порталын төзеп чыккан Белем.ру оешмасының эшчәнлеген дә актив яктыртып барырга исәп тотабыз, "Белем.ру" оешмасының ВКдагы төркеменә https://vk.com/ooo_belem_ru адресы буенча күчә, төркем яңалыкларына языла аласыз!
Яңа 2018 ел бары тик шатлык, бәхет, сәламәтлек, рухи һәм материаль байлык алып килсен дигән теләктә калабыз, дуслар!!!