Мөгаллим портфолиосы

Мөгаллимнең эш барышында тутырылучы иксез-чиксез кәгазьләре арасында портфолио дип аталучы тупланма аерым урын алып тора. Аны укытучының өстәл китабы дип тә атап булыр иде.

Портфолио — ул укытучының педагогик эшчәнлек нәтиҗәләрен теркәү, туплау һәм бәяләүнең бер алымы, һөнәри үсешнең заманча методларыннан берсе. Портфолио мөгаллимгә үз казанышларын тагын да киңрәк һәм төрлерәк итеп тәкъдир итәргә, белем бирү траекториясен планлаштырырга, күзәтергә һәм кирәк вакытта төзәтергә мөмкинлек бирә, һөнәри үсеш дәрәҗәсен исбатлау өчен дәлил һәм чираттагы аттестация өчен нигез булып тора. Портфолио төзү укытучыга үз белемен күтәрү темасы буенча эшчәнлегенә, аның характерына бәя бирергә, иҗади һәм һөнәри үсешен объектив нәтиҗәләргә таянып күзәтергә, нәтиҗә ясарга өйрәтә, рефлексия (үзбәя) күнекмәләре формалаштырырга ярдәм итә.

Портфолио тутырылырга тиешле мәҗбүри документлар исемлегенә керми. Күп елллык эш тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: әлеге "өстәл китабы"н вакытында һәм төгәл итеп тутырып барганда, ашыгыч рәвештә кирәкле булган мәгълүматны тиз арада эзләп табу, һөнәри бәйгеләр, грантлар өчен документлар тутыру эше бермә-бер җиңеләя.

Портфолио тутырганда, нәрсәләргә игътибар итү зарур?

  • үзмониторингның системалы һәм вакытында тутырылган булуына;
  • мәгълүматның дөрес һәм объектив булуына;
  • мәгълүматның тулы булуына;
  • материалның структурага салынган һәм ачык аңлаешлы булуына;
  • аңлатма язуларының логик яктан дөрес, кыска һәм төзек булуына;
  • эш нәтиҗәләренең күрсәтмәле булуына;
  • пөхтә һәм эстетик яктан зәвыклы булуына;
  • тәкъдим ителгән материалның тематик яктан бөтен һәм төгәлләнгән булуына;
  • иҗади якын килү, креативлыкка;
  • эш нәтиҗәләренең динамикасын күрсәтә белүгә.

Әлеге язмамда мин сезгә портфолионың системага салынган эчтәлеген тәкъдим итәм. Ул бүгенге мәктәп шартларын исәпкә алып төзелде. Портфолионы кәгазьдә генә түгел, ә электрон формада да (сайт, блог, презентация папкасы, онлайн докуметлар системасында һ.б.) алып барырга була. Болар турында, кирәк дип тасагыз, алдагы язмаларымда сөйләрмен.

Мәкаләм буенча фикерләрегез булса языгыз, бергәләп камилләштерербез. Авыр хезмәтебездә барыгызга да уңышлар насыйп булсын!

Методик портфолионың төзелеше һәм эчтәлеге

1. Укытучы турында гомуми мәгълүмат.

Бу бүлектәге материаллар укытучының төрле өлкәдә алган уңышларын, укытучының шәхси үсешен гомуми яктан  күрсәтә.

  • титул бите;
  • укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туу вакыты;
  • белеме (уку йортының исеме, кайчан тәмамлаган, диплом буенча белгечлек һәм һәм квалификация, диплом номеры, күчермәсе);
  • эш стажы (гомуми/белгечлек буенча);
  • белем күтәрү (структураның исеме, белем күтәрү урыны, вакыты, темасы, сәгать саны, күчермәсе);
  • төрле дәрәҗәдәге мактаулы исемнәрне дәлилләүче документлар күчермәсе;
  • аеруча әһәмиятле бүләкләр (грамоталар, мактау хатлары, дипломнар күчермәсе) исемлеге;
  • башка документлар (теләк буенча).

2. Белем бирү нәтиҗәләре.

Бүлек материалы укытучы эшчәнлегенең соңгы 5 елындагы үсеш, уңышларын чагыштырып карарга ярдәм итә.

  • укытучы белем биргән сыйныфлар һәм алардагы укучылар саны;
  • татар теле һәм әдәбияты бенча өлгереш, сыйфатлы өлгереш нәтиҗәләре;
  • укыту предметы буенча уртача балл (билге);
  • контроль кисем нәтиҗәләре (административ дәрәҗә һәм югарырак);
  • олимпиада нәтиҗәләре буенча санлы мәгълүмат (катнашучылар саны, нәтиҗәләр);
  • йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре;
  • бәйге нәтиҗәләре буенча санлы мәгълүмат (катнашучылар саны, нәтиҗәләр);
  • укыткан укучылар арасында мәктәпне аерым үрнәктәге аттестат һәм медальгә тәмамлаучы укучыларының саны, исемлеге;
  • белгечлек буенча югары уку йортларында белем алу турында мәгълүмат (Ф.И.О, уку йорты, тәмамлаган елы);
  • башка документлар (теләк буенча).

3. Фәнни-методик эшчәнлек.

Әлеге бүлектә методик яктан өлгергәнлек һәм өзлексез һөнәри үсеш турында дәлилләр туплана.

  • методик тема, аның буенча эш планы / һөнәри үсеш програмасы;
  • сайланган укыту программалары һәм методик әдәбиятны нигезләүче документлар (кайсы сыйныфта нинди программа, нинди дәреслекләр белән укытыла, эш программаларының таләпләргә туры килүен дәлилли белү һ.б.);
  • белем бирү нәтиҗәләрен бәяләү өчен сайланган педагогик диагностика чараларын нигезли белүне күрсәтүче материаллар (арадаш аттестация, агымдагы язма эшләрнең диагностикага (күзәтү һәм анализлауга)  корылган булуын күрсәтүче дәлилләр һ.б.);
  • белем бирү процессында заманча (шул исәптән мәгълүмати-коммуникатив) педагогик технологияләрдән файдалануны раслаучы материаллар (аерым дәрес үрнәкләре, дәрестән тыш эшчәнлек эшкәртмәсе һ.б.);
  • укучылар белән адреслы эшләү турында мәгълүмат, аларны исбатлаучы (сәләтле укучылар, йомшак өлгерүчеләр, авыр гаиләдә тәрбияләнүче балалар, чит илләрдә күчеп килгән балалар, шәхси шөгыльләнү яки авыру балалар белән эшләү өчен) материаллар;
  • инновацион эшчәнлек буенча материаллар (булса -  кайсы инновацион мәйданчыкка беркетелгән, нинди тема буенча эшли, эшчәнлек нәтиҗәләре, исбатлаучы документлар);
  • һөнәри берлекләр эшчәлегендә катнашу: район методик берләмәсе эшчәнлегендә, мәктәп методик берләшмәләрендә, эксперт советында, һөнәри үсеш буенча грантларны тормышка ашыру (чыгышларның, чараларның датасы, темасы һ.б.);
  • методик үзәкләр һ.б. учреждениеләр белән хезмәттәшлек итү (булса);
  • ачыклар дәресләр, мастер-класслар күрсәтү, һөнәри бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә, семинарларда катнашу турында мәгълүмат, чыгышларның исемнәре, вакыты, урыны һ.б.;
  • авторлык программалары, электив курслар, шәхсән язылган методик эшкәртмәләр, дидактик, диагностик турында мәгълүмат, аларга язылган рецензияләр һ.б.
  • башка документлар (теләк буенча).

4. Укыту предметы буенча дәрестән тыш эшчәнлек.

Бүлек материалы укучыларның предмет буенча шәхси үсеш нәтиҗәләрен күзәтеп, туплап барырга, анализларга ярдәм итә.  

  • укучылар тарафыннан башкарылган иҗади эшләр, рефератлар, проектлар, фәнни-тикшеренү эшләренең темалары, нәтиҗәләре;
  • иҗади һәм интллектуаль бәйге нәтиҗәләре (ФИО, бәйге исеме, нәтиҗәләр);
  • иҗтимагый проектларда катнашу, нәтиҗәләр;
  • дәрестән тыш эшчәнлек (факультатив, электив курс, түгәрәк, студия һ.б.) программалары белән эшләү турында мәгълүмат, материаллар;
  • башка документлар (теләк буенча).

5. Иҗтимагый танылу.

Әлеге бүлектә мөгаллимгә иҗтимагый оешмалар, әти-әниләр, һөнәри берлек әгъзалары һ.б. биргән бәя, һөнәри активлыкны, педагогик тәҗрибә алмашуны раслаучы документлар туплана.

  • һөнәри һәм җирле периодик басмаларда, җыентыкларда чыккан мәкаләләр, чыгышлар турында мәгълүмат (кайда, кайчан басылуы), аларның тезислары, күчермәләре;
  • конференцияләрдә, семинарларда, предмет берләшмәләрендә ясаган чыгышларның тезислары, текстлары һ.б.;
  • һөнәрдәшләр, администрация вәкилләре, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, фән кешеләре, әти-әниләр, укучылар һ.б. язган бәяләмәләр, мәкаләләр, рецензияләр, белешмәләр һ.б.;
  • башка документлар (теләк буенча).