Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

       Хәерле көн кадерле укучылар Һәм укытучылар! Исәнмесез. Без зур бәйрәмгә җыелдык. 
     Бүген – Туган тел көне.   Бераз гына бәйрәм тарихынна тукталыйк.
Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү инициативасы белән Бангладеш Республикасы чыга. Анда 1957 елның 21 февралендә, туган телдә белем алу хокукын даулап, биш студент һәлак була. 2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте. Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә дөньяда 6 меңнән артык телдә сөйләшәләр. Бу телләрнең 95 процентында планетабызның 4 процент кешесе генә аралаша. Аларның кайберләренең хәтта үз язулары да юк. Дөньядагы телләрнең яртысы исә бөтенләй юкка чыгу алдында. Телләр матди һәм рухи мирасны саклап калу һәм үстерүнең иң көчле коралы булып тора. ЮНЕСКО билгеләве буенча, дөньяның 6 мең телнең яртысы якын киләчәктә тел йөртүчеләреннән мәхрүм калачак. Безнең туган телебез-татар теле Россиядә рус теленнән кала икенче урында тора. Татарларның 80% Россиядә яши. Безнең телебез – матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Ә матурлыгы халык җырларында, әдипләребез иҗатында чагыла. 
  Бүгенге кичәдә катнашучылар белән без сезне шатланып таныштырабыз. (Исем фамилияләрен әйтеп катнашучылар сәхнәгә чакырыла).
Һәр команда үзенең исеме һәм девизы белән таныштыра.

 

Беркетелгән файлКүләме
Файл туган телгэ КИЧЭ.docx40.42 KB