Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүгенге көндә Россия мәктәпләрендә 1 миллион 300гә якын кеше укыта. Аларның якынча алтыдан бер өлеше пенсия яшендәге мөгаллимнәр. Шул ук вакытта Россия югары уку йортларында педагог һөнәрен сайлаган 417,5 мең студент белем ала.
Югары даирәләрдә укытучыларны әзерләү мәсьәләләре беренче тапкыр гына күтәрелми. Күптән түгел президент каршындагы фән, технология һәм мәгариф буенча Совет утырышында Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко бүгенге заман укытучысы нинди булырга тиешлеген сөйләде.
Герцен исемендәге Россия педагогика дәүләт университеты ректоры Геннадий Бордовский җитәкчелегендәге Россиянең 56 педагогик уку йорты профессорлары командасы яңа педагогик стандартлар проектын булдырды. Проект Россия мәгариф академиясе һәм Мәгариф һәм фән министрлыгыннан уңай бәя алырга да өлгергән. Агымдагы ел ахырына проект кабул ителергә тиеш.
- Бакалавр дәрәҗәле укытучы башлангыч һәм гомуми мәктәп педагогы булачак (1нче-9нчы сыйныфлар) – дип аңлата Россия мәгариф академиясе вице-президенты Виктор Болотов. - Магистр исә югары сыйныф укучыларын укытачак (10-11ләр). Бакалавр укытучыдан аермалы буларак, магистрлар үз җитәкчелеге астына балалар җыя алырга, алар белән уртак проектлар тормышка ашыра алырлык дәрәҗәдә булырга тиеш. Педагог-магистрдан үз фәнен, педагогика һәм психология нигезләрен белүдән тыш, баланың киләчәген күзаллау сәләте дә сорала.
Педагогик магистратураның тагын бер үзенчәлекле ягы бар. Биредә педагогикага битараф булмаган башка һөнәр ияләре дә белем алырга мөмкин. Алга таба алар да мәктәптә укытачаклар. Белгечләр фикеренчә, югары сыйныфларда, әйтик, икътисад фәнен һөнәре буенча икътисадчы укытса, дәресләр күпкә кызыклырак үтәр иде.
Чыганак: window.edu.ru