Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казанда спорт мәктәпләрен үзгәртеп корып, бокс, өстәл теннисы, чаңгы, дзюдо, спорт көрәше, кара-каршы көрәшнең көнчыгыш төрләре, спорт гимнастикасы һәм акробатикасы буенча махсус мәктәпләр булдырырга җыеналар. Бу хакта Казан мэриясендә киңәшмәдә физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов сөйләде.
Үзгәртеп коруга кадәр ул Казанда төрле спорт төрләре буенча 1-2 тренердан гына торган спорт мәктәпләре эшләгәнен искәртте, ә бу спорт өлкәсендә норматив базага каршы килә һәм югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирми. Хәзерге вакытта Хезмәт законы таләпләре буенча, тренерларга күчеш турында игълан ителгән.
30 апрельгә кадәр махсус бүлекләр булдыру эшен төгәлләү ниятләнә. «Казанның тугыз зур муниципаль спорт объектлары базасында физкультура-спорт берләшмәләре булдырылачак. Аларның составына структур бүлекчәләр сыйфатында шушы мәйданчыкта шөгыльләнүче спорт мәктәпләре керәчәк», - диде Альберт Салихов.
Ул бүген күп кенә спорт корылмаларында ике-биш спорт мәктәбе гамәлдә булуын әйтте. Аларда шөгыльләнүчеләр, мәктәпнең милеккә хокуклары булмаганлыктан, объектның матди-техник базасы, шул исәптән тренажер залы, бассейны, автобус паркыннан тулысынча файдалана алмый. Альберт Салихов әйтүенчә, үзгәртеп кору нәтиҗәсендә, һәр спорт мәктәбенең үз матди-техник базасы пәйда булачак.
Шулай ук, спорт мәктәпләре учреждение штатына әйдәп баручы спортчыларны эшкә дә кабул итә алачак. Муниципаль бирем кысаларында, спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балалар һәм үсмерләргә тренировка өчен элеккеге урыннар да бушлай кулланылачак. Тренировка урыннары географиясен киңәйтү буенча эш алып барылачак. Альберт Салихов мәктәпләрнең тренерлар составы тулысынча сакланачагын әйтте.
Ул үзгәртеп кору процессында бер муниципаль спорт мәктәбе дә начаррак шартларга күчмәячәген, киресенчә, үзгәрешләр спорт мәктәпләрен яңа дәрәҗәгә чыгаруга юнәлдереләчәген билгеләп узды. Альберт Салихов яңа федераль стандартлар нигезендә, 2019 елда Казанның спорт мәктәпләрен, шул исәптән 29 муниципаль учреждениесен мәгариф тармагыннан спорт әзерлеге системасына күчерү төгәлләнгәнен искәртте.