Фатих Кәрими

(1870-1937)

Фатих Гыйльман улы Кәримов 1870 елның 30 (18) нчы мартында Татарстан республикасының хәзерге Әлмәт районы Миңлебай авылында мулла-ахун гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе ул чорның алдынгы карашлы кешесе була. Гыйльман ахунның Шиһабетдин Мәрҗани шәкерте булуы билгеле. Шуңа күрә ул балаларына да дини белем белән бергә дөньяви белем бирергә тырыша. Нәтиҗәдә, Фатих 11 ел Чистай мәдәрәсәсендә укуыннан тыш, әле ике класслы рус мәктәбен дә бетерә. Ләкин гыйлем туплау моның белән генә тәмамланмый. 1891 елда Фатих Төркиягә, Истамбулга юл ала. Биредә ул Истамбул университетында укый. Биш елдан Кырымга кайтып китә һәм мәгърифәтче әдип, педагог, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Гаспралы оештырып җибәргән җәдит (яңа методлы, иҗек нигезендә укырга өйрәтүче) мәктәбендә укытучы була. Алга таба 1898 елда инде Бакчасарайда ачылган яңача укытучылар хәзерләү курсларын җитәкли, әдәбият һәм педагогика дәресләрен алып бара.
XX гасыр башында Кәримовлар гаиләсендә зур үзгәрешләр була. Фатихның әтисе дини вазыйфасын ташлап, Оренбургка күчеп китә. Биредә алар типография сатып алалар. 1901нче елда типография татар телендә китап басу эшен җайлап җибәрә. Нәшер итү тагын да сыйфатлы барсын өчен Фатих Кәрими Петербургта китап басу курсларын уза, Мәскәүдә бухгалтерия дәресләрен тыңлый. Телләргә килгәндә Фатих Кәрими чын полиглот була, ул рус, гарәп, фарсы, төрек, француз телләрен белә. Ләкин мәгърифәтче яңа үрләргә омтыла. Һәрхәлдә, сәяхәтләре шуңа дәлил. 1899 елда Фатих Кәрими алтын приискасы хуҗасы Шакир Рәмиев белән Европа илләрендә була. Дүрт айлык сәяхәтнең нәтиҗәсе – 1902 елда Петербургта басылган “Европа сәяхәтнамәсе” исемле китап. Маҗаралар моның белән генә төгәлләнми. 1903 елда Кырымда чыгып килүче “Тәрҗеман” газеты үзенең 20 еллык юбилеен үткәрә. Газет 1883 елда миллионер Рәмиевләр, фабрикант Акчуриннар матди ярдәмендә Исмәгыйль Гаспралы чыгара башлый. Бу сәбәпле Фатих Кәрими Оренбургтан Бакчасарайга вәкил булып бара. Нәтиҗәдә, шул ук елны “Кырымга сәяхәт” китабы дөнья күрә.
Укытучы, мәгърифәтче, нәшер 1906-1917 елларда үзен мөхәррир буларак сыный. Сүз Оренбург шәһәрендә басылучы “Вакыт” газеты турында бара. Б белгеле булганча, аны бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр чыгара.
Октябрь революциясеннән соң Фатих Кәрими журналист эшен дәвам итә. Шулай ук мөгаллимлек эше дә ташламый: мәгариф институтында, татар, башкорт, казах мәктәпләрендә эшәячәк педагогларны әзерләү курсларында укыта, әдәбият түгәрәге оештырып, аны җитәкли. 1925 елда инде аны Мәскәү көтә. Биредә ул СССР халыкларының Үзәк нәшриятында эшли, Көнчыгыш университетында укыта.
Әдип 1937 елның 27нче сентябрендә якты дөньядан китә.