Зөлфәт сайты

Зөлфәт сайты
Әдип турында мәгълүмат: 

Зөлфәт (Дөлфәт Госман улы Маликов) 1947 елның 3 январенда Татарстан АССРның Мөслим районы Яңа Сәет авылында колхозчы гаиләсендә туган. (2007 елда вафат.) Үз районнарындагы Уразмәт урта мәктәбен тәмамлагач, 1965-1969 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1969 елның апреленнән журналистлык хезмәтендә: алты ел «Чаян» журналы редакциясендә, аннары, 1977 елны Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983 елның көзеннән ул яңадан «Чаян»га күчеп, журнал редакциясенең әдәбият бүлегенә җитәкчелек итә.

Зөлфәтнең беренче шигъри тәҗрибәләре матбугатта студент елларында күренә башлый, 1968 елда егермеләп шигыре «Беренче карлыгачлар» исемле күмәк җыентыкта урнаштырыла.

Чыганакhttp://zolfat-site.narod.ru