Татар мәгарифе порталы
Сез монда
9 нчы сыйныфларда аттестатлар быел бары тик ике мәҗбүри фән – рус теле һәм математика нәтиҗәләре нигезендә биреләчәк. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Хөкүмәттә узган брифингта сөйләде.
- 9 сыйныфларда быел аттестатлар бары тик ике мәҗбүри фән – рус теле һәм математика нәтиҗәләре нигезендә биреләчәк. Сайлау предметлары буенча ГДИ үткәрелмәячәк, – дип сөйләде Сергей Кравцов. – Әлегә имтиханнар май ахырына планлаштырылган. Тугызынчы сыйныф укучылары өчен шулай ук бер уку предметын сайлап алу буенча контроль эшләр башкарылачак. Әлеге контроль эшләрнең нәтиҗәләре аттестат алуга һәм йомгаклау аттестациясенә кертелүгә йогынты ясаячак. Вакыты буенча – бу май аена туры килә. Контроль эшләр үткәрүнең конкрет даталарын мәгариф белән идарәнең төбәк органнары яки мәктәпләр билгели.
2021 елгы БДИ һәм ГДИ биремнәре чыгарылыш сыйныфларныларны нәрсәсе белән шаккатырачак?
Министр сүзләренчә, вузларга укырга керергә җыенмаган унберенче сыйныф укучыларына Бердәм дәүләт имтиханы урынына шулай ук май ахырында ике фән: рус теле һәм математика буенча дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшырырга кирәк булачак. Вузларга укырга керергә теләүчеләргә аттестат алу өчен рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы, шулай ук укырга керү өчен кирәк булган фәннәр буенча БДИ тапшыру да җитә.
- Кулланучылар хокукларын яклау федераль хезмәте тарафыннан билгеләнгән таләпләрне максималь рәвештә үтәү мөһим һәм ГДИ һәм Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү куркынычсыз булырга тиеш. Узган елгы БДИ үткәрү практикасы күрсәткәнчә, барлык таләпләрне үтәгәндә, бернинди өзеклекләр дә булмый, бердәм дәүләт имтиханын оештыручыларның һәм укучыларның сәламәтлегенә бернинди янау да юк, – дип сөйләде Сергей Кравцов. – Аеруча шунысын да билгеләп билгеләп үтәм, быел математика буенча база дәрәҗәсендәге БДИ үткәрелмәячәк. Барлык сроклар да югары уку йортларына кабул итү кампаниясе графигы белән бәйле, быел БДИ тапшыручылар үзләре сайлаган уку йортына документлар тапшыру мөмкинлегенә ия булсыннар өчен барысы да эшләнәчәк. Унберенче сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә үтү мөмкинлеге биргән йомгаклау сочинениесы һәм инша апрель урталарында узачак.