Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Петербургта "Россия — мөмкинлекләр иле" президент платформасы тарафыннан уздырыла торган педагоглар өчен конкурс старт алды.
Татарстан укытучылары «Киләчәк укытучысы» милли конкурс экспертлары составына керделәр, чөнки республика белем бирү программаларын гамәлгә ашыруның югары сыйфаты белән аерылып тора. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Россия — мөмкинлекләр иле” АКБО генераль директоры урынбасары Алексей Агафонов хәбәр итте.
«Без экспертлар сайлауга бик игътибар белән килдек, чөнки конкурсны үткәрүнең сыйфаты шуңа бәйле. Без иң яхшы белем бирү учреждениеләре вәкилләреннән, "Ел укытучысы" кебек һөнәри конкурсларда җиңүчеләрдән экспертлар сайлап алдык. Шулай ук без белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өлешендә иң яхшы практикалы дәүләт органнары эшен өйрәндек. Татарстан мондый тәҗрибәләр белән дан тота, шуның өчен дә безнең Татарстаннан экспертлар бар, — диде Агафонов.
Санкт-Петербургта бүген "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасы проектларының берсе — "Киләчәк укытучысы" һөнәри конкурсы финалы старт алды. Анда Россиянең 44 төбәгеннән 99 команда катнаша, шул исәптән Татарстаннан да. Республиканы Бөгелмә шәһәреннән 2 нче лицее һәм Иннополис шәһәре мәктәбе педагогларыннан торган ике укытучылар командасы тәкъдим итә. Финалны ачу тантанасында Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов, РФ Дәүләт Советының «Мәгариф» юнәлеше комиссиясе рәисе Игорь Васильев, «Россия — мөмкинлекләр иле» АКБО генераль директоры Алексей Комиссаров катнашты.
Комиссаров үзенең сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, финалда бер урынга 132 кеше дәгъва кылган. «Иң мөһиме, финалистлар командалары арасында тәҗрибәле укытучылар (хәтта берничә буын педагог тәкъдим иткән укытучылар да) гына түгел, күп яшьләр дә бар», — дип ассызыклады ул. Финалистларга дисциплинаара дәрес, тәрбияви чара һәм спикерлар сыйфатында конференциядә катнашу кебек өч төрле конкурс сынаулары узачак. «Киләчәк укытучысы» конкурсы финалында җиңүчеләр 2021 елның 20 мартында игълан ителәчәк. Конкурс концепциясенә команда эше һәм «өчле бергәлек» идеяләре салынды: укытучылар укыту дисциплинасы өлкәсендә белемне алга сөрүчеләр булып кына калмыйча, укучыларны психологик-педагогик яктан да озатып бара, шулай ук сүзгә тәрбия инструменты буларак ия.
Конкурс 2019 елның 19 ноябрендә башланды. Ул дүрт этапны үз эченә алды: катнашучыларны теркәү, онлайн-тестлаштыру, турыдан-туры ярышлар. Дистанцион һәм турыдан-туры этапларны уңышлы узган барлык конкурсантларга электрон китапханәләргә һәм вебинарларга керү мөмкинлеге бирелде, ә финалистларга һөнәри осталыкны камилләштерү программасы тәкъдим ителде. Җиңүче командалар шулай ук остазлар буларак фән популяризаторларын, Россиянең әйдәп баручы мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен һәм методистларын алачак.
Конкурс йомгаклары буенча ярымфиналистлар һәм конкурс финалистлары арасыннан "Киләчәк укытучылары" бергәлеге оештырылачак. Берләшмә әгъзалары белем бирү чараларында «Сенеж» идарәсе остаханәсе базасында катнашу мөмкинлеген алачак. «Россия — мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылды. Оешманың төп максаты — социаль мобильлекне күтәрү, гражданнарның шәхси һәм һөнәри мәнфәгатьләрен тәэмин итү өчен шартлар тудыру, шулай ук Россиядә нәтиҗәле социаль лифтлар булдыру. "Россия — мөмкинлекләр иле" АКБО күзәтү советын Владимир Путин җитәкли.