Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Порталыбызның хөрмәтле кулланучылары!
2021 ел тәмамланып килә, алда - яңа 2022 ел! Алда безне башланмаган яңа 365 көн көтә!
Әлбәттә, елның, айның, көннең, сәгать һәм минутларның ничек узуы, иң беренче чиратта, безнең үзебездән тора. Вакытны файдасыз гына да уздырырга мөмкин, шул ук вакытта һәр мизгел сезгә яңа шатлыклар, яңа белемнәр, яңа танышулар, яңа ачышлар алып килергә мөмкин.
2022 елда Белем.ру порталында Сезне Белем.ру һәм Татнетны үстерү фонды компанияләреннән ниләр көтә соң?
1. Беренчедән, якын арада Белем.ру порталының яңартылган версиясе эшләп китәчәк. Моны без үзебез дә зур түземсезлек белән көтәбез. Проект шулкадәр глобаль ки, аны 1-2 айда гына эшләп тәмамлап булмады. Хәзер инде сезне алда нинди зур проект көткәнен беләсез. Порталның адресы шул ук - http://belem.ru - кереп, күзәтеп торыгыз!
2. 1 нче гыйнвар көнне 18 нче мәртәбә #әдәбимарафон башланып китә, анда теләгән һәркем катнаша ала. 17-20 нче әдәби марафоннар #ӘДӘБИСАБАНТУЕ (финал тантанасы) белән тәмамланачак, быел әлеге зур чара Россия Президенты каршындагы Мәдәни инициативалар фонды гранты ярдәме белән үткәреләчәк. Шундый зур проектта катнашырга соңга калмагыз, гаризаны вакытында тапшырыгыз, бәйге таләпләрен төгәл үтәгез: https://tat-i.net/tt/adabimarafon. Шулай ук, 1 апрель, 1 июль, 1 октябрь алдыннан #әдәбимарафон проектында катнашу мөмкинлеге булып торачак.
3. Быел 1 нче гыйнвардан Белем Академиясе курсларында укырга мөмкин, инде күп кенә курслар урнаштырылган, курсларга язылу ачык: https://academy.belem.ru. Ноябрь-декабрь айларында безнең курсларда инде 270 кеше өстәмә белем алды - интерактив такталар һәм интернет-кушымталарны үз эшләрендә кулланырга өйрәнделәр. Курсларның юнәлешләре һәм саны һәрдаим артып тора.
4. Без быел "Яшь татнетчылар" (https://tat-i.net/tt/young-tatnet) бәйгесен торгызырга исәп тотабыз. Соңгы 3-4 елда бәйге оештырылу туктатылып торган иде. Әлеге вакытта без проектка иганәчеләр/спонсорлар эзлибез - татар интернетын һәм татарча IT-технологияләрне үстергән яшьләргә дәрәҗәлерәк һәм файдалы бүләкләр тапшырырга теләк бар. Шулай ук, проект барышында яшь Татнетчыларны укыту да алып барылачак, дип торабыз.
5. #СӘЛАМӘТИРТӘ проекты 2022 елда тагын да актуальрәк булыр, проектта катнашучылар саны арта төшәр, дип ышанып калабыз. Аның кагыйдәләре җиңел, әмма аны батыр кешеләр генә башкарып чыга ала: https://tat-i.net/tt/projects/salamatirta. #АВЫЛЫМГҮЗӘЛЛЕГЕ проекты да 2022 елда глобальрәк форматта үткәрелергә исәп тота. Үз туган авылыгыз турында файдалы мәгълүмат җыя торыгыз, конкурста катнашканда кирәге чыгачак: https://tat-i.net/tt/avilim-guzallege-2021.
6. 14 нче июнь көнне Белем.ру компаниясенә 15 яшь тулачак. Бу уңайдан, әлбәттә, тагын берәр проект уйлап табарга исәп. Миллион татарны (2022 елда шул исемдәге журналның дүртенче саны да чыгачак) берләштерү, милли телебезне үстерү һәм татар интернетын киңәйтү максатыннан халыкара конференция үткәрү көтелә. Иң яхшы эш тәҗрибәләрен китап итеп бастыру да планга кертелгән. Фәнни хезмәтләрегезне әзерли торыгыз! Аларны яңартылган Белем.ру порталында да урнаштыру мөмкин булачак, электрон-ресурслар кабул итеп урнаштыруны да торгызырга исәп тотабыз: http://belem.ru/resources.
7. "Белем җәүһәрләре" бәйгесе 2022 елда 13 нче мәртәбә үткәреләчәк. Бу бәйгене дә заманчалаштыру, камилләштерү көтелә. Сайтларыгызны, интернет-проектларыгызны, ВКонтакте һәм Инстаграмдагы электрон ресурсларыгызны хәзердән үк тәртипкә китерә башлагыз: http://konkurs.belem.ru.
8. 2022 нче ел #ТӘМЛЕМАРАФОН проекты белән тәмамланачак, милли аш-су осталары һәм үзэшчәннәр әлеге проектта үзара көч сынаша алачак: https://vk.com/tamlemarafon.
- - - - - - - - - -
Кадерле дуслар!
2022 елда сезгә бары тик уңышлар, шатлыклар, үсеш һәм үзүсеш, стабиль яхшы тормыш, ныклы сәламәтлек телибез! Барлык бу 365 көн безгә бары тик уңышлар һәм шатлыклы яңалыклар гына алып килсен иде.
Белем.ру порталы белән бергә булыгыз. Бәйрәм белән!!!
Ихтирам белән, Белем.ру коллективы исеменнән, Раил Мәүлет улы Гатауллин