Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Халыкара хатын-кызлар көне.
Әлеге датаны/бәйрәмне ишеткәч, без күз алдына нәфис затларны - әниләрне, сеңелләрне, апаларны, кыз балаларны, гомумән, хатын-кызларны күз алдына китерәбез. Бу нәкъ шулай да. 8 март - аларның бәйрәме.
Әмма бәйрәмгә әверелер алдыннан ул зур тарихи юл үткән. Татар википедиясенә кереп, сез аның тарихы белән тулысынча таныша аласыз. Күргәнегезчә, Халыкара хатын-кызлар көне — хатын-кызларның ирләр белән хокукый тигезлеге, кешеләр җәмгыятендә хатын-кыз хокукларын киңәйтүгә юнәлгән көрәштә халыкара сәяси чаралар үткәрү өчен билгеләнгән көн.
Гасырдан артык вакыт дәвамында бу юнәлештә күп кенә эшләр башкарылган. Хәзерге көндә хатын-кыз - ирен өйдә эштән көтеп утыручы, өйдә балалар караучы, ашарга пешерүче, кер юучы гына түгел, ә социумның иң актив кешеләренең берсе. Автомобиль йөртүчеләр, зур җитәкчеләр, программистлар, очучылар, бизнеста уңышка ирешүчеләр арасында бүгенге көндә хатын-кызлар шактый күп.
Тагын шуны әйтәсебез килә - хатын-кыз ул хатын-кыз гына түгел, ул - әни кеше дә. Әниләрсез безнең киләчәгебез булмас иде. Бу дөньяга тууыбыз белән дә без, иң беренче чиратта, әниләребезгә бурычлы.
Әниләребезне, хатын-кызларны 8 март көнне генә түгел, ә ел дәвамында хөрмәт итеп яшәсәк иде. Аларга саулык-сәламәтлек, хатын-кыз һәм гаилә бәхете телибез. Һәркемнең хокукы тигез якланган, тигез сакланган, һәр кешенең кадере булган матур, алдынгы дәүләттә яшәргә насыйп булсын!
Әниләр көне белән!
Әниләрне котлыйм бүген
Әниләр көне белән!
Әни булу бәхете ул
Иң олы бәхет, беләм!
Бәхетле була аналар
Баласы кеше булса,
Үз юлын тапса тормышта,
Яраткан эше булса.
Бәхетле була аналар
Балалар хәлен белсә.
Яннарына вакыт табып,
Җай табып кайтып килсә.
Бала кайгысын күрмәсә
Бәхетле була ана!
Чын күңелдән бәхет телим
Бүген һәр анага да!
Чын күңелдән, Белем.ру порталы коллективы