Татар мәгарифе порталы
11 Декабрь, 2008 - 20:07
Төркиянең Мугла шәһәре университетының Чордаш төрки телләр һәм әдәбиятлар кафедрасы Чулпан Зарипова-Четин Г.Исхакый иҗатына багышланган конференциядә “Г.Исхакый иҗатында милләт язмышы” дигән темага чыгыш ясады. Билгеле булганча, әлеге тема — бернинди чикләр белән чикләнми торган һәм төрки халыклар өчен уртак булган темаларның берсе. Чыгышында якташыбыз Төркиядә олуг әдип иҗатын өйрәнү юнәлешендәге эшчәнлек турында шактый кызыклы мәгълүмат бирде .
Галимәнең белдерүенчә, Төркиядә студентлар Г.Исхакый әсәрләрен зур кызыксыну белән өйрәнә һәм анализлый икән. “Г.Исхакый — татарның даһие ул. Аның тарафыннан әле ХХ йөз башында әйтелгән сүзләр, фикерләр менә бүген дә актуаль. Шул ук милли мәктәпләр темасын гына алыйк. Бүген без татар мәктәпләре санының азая баруын, милли телдә белем алуның кимүен күрәбез. Г.Исхакый тарафыннан әйтелгән инкыйраз да иң элек нәкъ менә шушы проблема белән бәйле дип әйтергә була. Чөнки милләт, иң беренче чиратта, бары тик теле булганда гына үзен милләт буларак саклап кала ала”, - ди Ч.Зарипова-Четин.
Чит илдә гомер итүче галимә үзенең эшчәнлегендә татарларны нәкъ менә татар әдипләре әсәрләре, бу юнәлештә бигрәк тә Г.Исхакый иҗаты аша таныту эшен алып бара. Чөнки аларда халыкбызның гореф-гадәтләре дә, фикер йөртүе, яшәү рәвеше һәм проблемалары да чагылыш таба.
Чыганак: "Татар-информ"