Татар мәгарифе порталы
Сез монда
28 март көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «ШАЯН ТВ» каналының иң масштаблы бәйгеләренең берсе - «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узачак.
Димәк, бик тиздән иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре билгеле булачак. Бәйге татар телен һәм әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау; татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла. Конкурс милли мәдәният өлкәсендә әдәбиятның урынын билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү юнәлешендә зур әһәмияткә ия.
Исегезгә төшерәбез, бәйгене Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра. Конкурс дөньяның төрле төбәкләренә сибелеп яшәүче бөтен татар халкында зур кызыксыну уятты һәм 3 000нән артык гариза кабул итте. Бәйгегә килгән эшләр арасында Актаныш, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы районнары аеруча актив. Иң күп гариза исә Казаннан, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Арча шәһәрләреннән кабул ителде. Казахстан, Башкортстан, Чувашия, Марий Эл, Киров, Свердлау өлкәсе, Төмән, Самара, Омск, Пермь, Ульяновск, Мәскәү өлкәсе кебек чит регионнардан да катнашучыларыбыз булуы - бәйгенең киң колачлы булуын тагын бер кат дәлилли. Хәтта Беларусь һәм Төркиядән дә гаризалар кабул ителде. Жюри тарафыннан иң популяр номинацияләр булып, шигърият һәм иҗади гаилә номинацияләре ачыкланды. Аларга барлыгы 2000гә якын эш килде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, катнашучылар арасында үзешчәннәр, профессионаллар, шулай ук үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнашты. Чыгышлар исә проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнде.
Ниһаять, дәрәҗәле жюри үз эшенә йомгак ясаячак һәм 28 март көнне 30 җиңүчене игълан итәчәк. Аларның һәркайсына акчалата приз тапшырылачак. Премиаль фонд саллы - 1 000 000 сумны тәшкил итә. Әлеге грандиоз чарадан читтә калмагыз!