Татар мәгарифе порталы
Сез монда
2009 елның 1нче гыйнварыннан мәктәп укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханын мәҗбүри итүче закон үз көченә басты. Әлеге норматив документны Россия мәгариф күзәтүендә берничә елга якын әзерләделәр, камилләштерделәр. Димәк, быелдан мәктәпне уңышлы тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучылары берьюлы ике документ алып чыгачак. Аның берсе – аттестат, икенчесе БДИ тапшыруны дәллиләүче сертификат.
Урта гомуми белем алу турындагы аттестат бары барлык еллык билгеләре “икеле”дән югары булганда гына бирелә. БДИ сертифакты өчен дә шарт бар, биредә кимендә ике мәҗбүри фән уңышлы тапшырылырга тиеш.
Билгеле булганча, укучыларның белемнәрен 100 баллык шкала нигезендә бәяләячәкләр. Керү баллары тестлар язылгач игълан ителергә тиеш. Һәр имтихан өчен минималь керү баллары барлык укучылар да язып бетергәч, аерым саналып чыгарыла. Ике имтиханны да “икеле” билгесенә тапшырган укучы, сынауны кабат бары бер елдан соң гына үти алачак. Мәҗбүри фәннәрдән кала, укучылар тагын 11 предметтан имтихан бирергә мөмкин. Бу: чит телләр, физика, әдәбият, информатика, биология, география, тарих һәм җәмгыять белеме.
Бердәм дәүләт имтиханын мәгълүмати яктан тәэмин итү рәсми сайтында шушы көннәрдә теге яки бу белгечлеккә керү өчен нинди имтиханнар тапшырырга кирәк булачагын тәгаенләгән исемлек эленде. Шулай ук Бердәм дәүләт имтиханнарының күрсәтмә вариантлары да пәйда булды. Аларның барысы белән дә сез безнен ресурта таныша аласыз (http://belem.ru/node/909, http://belem.ru/node/905).
Барлыгы исә, югары уку йортына кергәндә абитуриент дүр имтихан нәтиҗәләрен тапшырырга тиеш: рус теле, профильле предмет буенча һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләгән ике өстәмә сынау.
Чыганак: www.edu.ru