Татар мәгарифе порталы
Сез монда
2009 ел – һәр төбәк өчен дә финанс кризисының иң чәчәк аткан чоры булачак. Инде республикабызның күп кенә оешма, ширкатьләре үз эшчеләрен мәҗбүри ялга җибәрде. Быел Татарстан халкының барлыгы 190 меңнән артыгы эшсез калырга мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфыйгуллин Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының еллык җыелышында белдерде.
Кичекмәстән хәл итүне сораган иң зур проблема - ул яшьләр арасындагы эшсезлек. Татарстан Республикасының Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов коллегия утырышында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп нәкъ менә бу категория кризис чорындагы куркынычларга аеруча тиз бирешүчән булуын билгеләп үтте. Шуңа да кичекмәстән аларны эшсез тотмауга игътибар юнәлдерергә кирәк. Ул армия яшенә җиткәннәрне армиягә җибәрергә, бакалаврдагылар укуларын магистратурада, ә техникумны бетерүчеләр югары уку йортында дәвам иттерү өчен мөмкинлекләр тудырырырга кирәклегенә басым ясады.
2009 елда мәктәпләрне - 25 меңнән, вузларны - 30 меңнән, урта махсус һөнәри уку йортларын – 8 меңнән, башлангыч һәнәри уку йортларын 17 меңнән артык укучы тәмамлый. Айрат Шәфыйгуллин китергән фаразларга ышансаң, быел уку йортларының көндезге бүлеген тәмамлаучы 50 мең студентның 19,5 меңенә генә эш булачак.
Әле кайчан гына зурдан кубып эшче һөнәрләр пропагандаланды, хәзер исә республиканың иң эре предприятиеләре дә торгынлык чоры кичерә. Кая ул, яшь белгечләрне эшкә алу, хәзерге вакытта булган эш урыннарын саклап калу мәсьәләсе алга килеп баса. Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, иң авыр чор җәй айларына туры киләчәк. Нәкъ менә шушы чорда эшсезләр рәтен уку йортларын тәмамлап чыгучылар да тулыландырачак.
Рөстәм Миңнеханов ышандырганча, кризис мәңгегә түгел, ул барыбер чигенәчәк. Ә менә планлаштырган эшләрнең бераз арткарак күчереп тормый булмас. “Иң мөһиме-оешмаларда эшләүчеләрне эшсез калдырмау, хезмәт хакларын, пособияләрне вакытында түләү”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Кризис галәмәтенең 250-300 мең кешегә кагылу куркынычы бар. Хәер, аннан беркем дә качып котыла алмаячак, һәрбер кешегә дә күпмедер дәрәҗәдә кагылачак инде ул анысы.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, кризис чигенгәннән соң, хезмәт базарында янә эшче кулларга ихтыяҗ булачак, аларны югалтмаска кирәк, аннан соң табып алу авырга туры килергә мөмкин. Шуңа күрә бүгеннән үк кризис йөгәнләнгәннән соң халыкны эш белән тәэмин итү мөмкинлеген булдыру турында уйларга кирәк. “Ә уйланылган эшләр барысы да тормышка ашырылачак, тик бераз соңрак кына”, - дип ышандырды Премьер-министр. Аның сүзләренә караганда, республика федераль программаларда да катнашачак, мәктәп автобуслары да, санитария машиналары да сатып алыначак.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, нинди генә проблемалар булса да, мәгариф системасы республикабызның үсеш нигезе булып торырга тиеш. Чөнки Хөкүмәт тарафыннан бу тармакка тиешле игътибар бирелә, мәгариф тармагын җитди финанслар белән тәэмин ителүе дә моңа ачык дәлил. Татарстанның 2009 ел җыелма бюджетында мәгариф системасы өчен 30 млрд. сум акча каралган, 2005 елда ул 14 млрд. cумны тәшкил иткән.
Чыганак: www.intertat.ru