Татар мәгарифе порталы
Сез монда
И.Н.Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университеты беренче курс студентларына зур бүләк ясаган. Агымдагы елның 1нче февраленнән уку йорты белем алу өчен каралган сумманы 5 процентка киметә. Яңалык бары көндезге формада белем алучы беренче курс студентларына гына кагыла.
Башка категория студентлары өчен яңа бәяләр 1нче июньнән билгеләнәчәк. Моны финанс кризис, югары инфляциягә бәйлиләр. Университет шулай итеп уз социаль һәм гражданлык җаваплылыгын үти, дип хәбәр итә уку йортының рәсми сайты.
Моңарчы ЧДУ контракт нигезендә белем алучылар өчен түләүне күтәреп, аларны Россиянең әйдап баручы уку йортлары бәяләренә тигезләгән иде. Мисал өчен, төзелеш факультетында белем алучы студентлар 2007 елда 35 мең түләсә, 2008 елда бу сан 90 меңгә күтәрелә. Иң кыйммәтле белгечлек булып “Стоматоллогия” санала. Биредә аның бәясе – 95 мең. Шул ук вакытта 2008 елда бюджет урыннар да 80гә кимегән.
Узган елның декабрь аенда Чувашиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте идарәсе әлеге университетка карата эш кузгаткан. И.Н.Ульянов исемендәге университет монополиягә каршы законнарны үтәмәгән – уку өчен югары бәяләр билгеләгән. Мондый карарга алар Чувашиянең Икътисади үсеш министрлыгы юллаган гариза нәтиҗәсендә киләләр. Министрлык республикадагы уку йортларында тәкъдим ителгән түләүле белем бирүне анализлаган. Нәтиҗәдә, иң кыйммәтле уку йортлары исемлегендә беренче урынны Чуваш дәүләт университеты били, биредә 43 белгечлек буенча башка уку йортларына караганда югарырак бәяләр куела. Өстәвенә, кайбер факультетлардагы бәяләр хәтта Россия буенча да иң югары икән.
Чыганак: regnum.ru