Татар мәгарифе порталы
Казан студентлары һәм уку йортлары укытучылары арасында барган шаукым ахырына якынлашты. “Белем”дә дә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында ришвәт алу очрагы турында язган идек. Университетның рәсми сайты хәбәрләренә караганда, В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты доценты, шул ук вакытта Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында вакытлыча лекцияләр укыган, зачет һәм имтиханнар кабул иткән доцент Виталий Сергеев моннан соң ТДГПУда эшләмәячәк. ТДГПУ ректоры әмере нигезендә аны әлеге уку йортындагы эшеннән азат иткәннәр.
Кабатлап үтик. Виталий Сергеев чираттагы зачетын алганда студентлардан сынауны уңышлы узу сылтавы белән акча таләп итә. Әлеге вакыйга буенча Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә уртак операция оештырыла һәм ришвәт алу очрагы дәлилләнә. Ришвәтче исә үзенең гаебен тулысынча таныган Виталий Сергеевка карата бүгенге көндә җинаять эше кузгатылган.
ТДГПУда ришвәтчелеккә каршы көрәш алып барылган һәм алга таба да дәвам итәчәк. Бу уңайдан ректор, проректорлар һәм факультет деканнары тарафыннан студентлар, мөгаллимнәр белән даими сөйләшүләр уздырыла икән. Югары уку йорты җитәкчелеге фикеренчә, студентлардан имтихан һәм зачетлар вакытында акча гына түгел башка төр бүләкләр дә таләп иткән мөгаллимнәр, бу вазифада эшне берничек тә дәвам итәргә тиеш түгелләр.