Татар мәгарифе порталы
19 гыйнвар, 2009 - 11:37
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларында тапшырылачак имтихан кагыйдәләрен тәгаенләде. Бу турыда "Русская служба новостей" радиостанциясе эфирында Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко сөйләде.
Министр сүзләренә караганда, "Югары уку йортларының төрле белгечлекләренә укырга кергәндә тапшырылачак имтиханнар исемлеге расланды”. Хәзер нинди уку йорты булуга карамастан, һәр белгечлеккә 4 имтихан нәтиҗәләрен кабул итү билгеләнгән. Мисал өчен, физика белгечлегенә барасың икән, математика, рус теле, физика һәм мәгълүмати технологияләр тапшырылырга тиеш.
Шулай ук тагын бер карарга кул куелган. Ул да тиздән Россия Юстиция министрлыгында теркәлергә тиеш. Биредә сүз югары уку йортларының имтиханнарны алу тәртибе турында бара. Әйтик, уку йортлары абитуриенты кабул иткәндә, 4 мәҗбүри саналган имтихан нәтиҗәләренең кимендә өчесен исәпкә алырга бурычлы. Бу 3 имтиханга сайланган белгечлектә профильле саналганы да керергә тиеш. Ягъни, математикага укырга керәсез, ди. Математика шунда ук санала. Ә менә физика яисә мәгълүмати технологияләрнең берсен уку йорты зачетка алмаска хокуклы. Бу уку йорты карамаганда.
Шулай ук Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе сүзләренә караганда, закон буенча, әгәр БДИдан ике мәҗбүри имтихан уңышлы бирелгән икән - укучыга мәктәпне тәмамлау турындагы аттестат бирелергә тиеш.
Чыганак: mon.gov.ru