Татар мәгарифе порталы
Бәхәс (дебат) буенча ачык турнир Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты һәм Казан яшьләр оешмалары җыены тарафыннан уздырыла. Турнир Россиядәге Яшьләр елы, Татарстан Респуликасындагы Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы уңаеннан оештырыла. Тагын бер сәбәп - Татарстан Республикасы Дәүләт советына дүртенче чакырылыш депутатларын сайлау вакыйгасы.
Турнирда Казанның барлык югары уку йортлары студентлары катнашырга мөмкин. Моның өчен агымдагы елның 22нче гыйнварыннан да соңга калмыйча турнирны оешытру комитетына гариза юлларга кирәк.
28нче гыйнвар көнне бәхәс-турнирның квалификацион этабы узачак; 14-15нче февральдә – группа этабы. 8нче февральдә – команда һәм спикер ярышларының чирек-финалы. 21нче февраль көнне – ярымфинал. 25нче февральдә – финал ярышлары. Бу Казан мэриясенең рәсми порталы игъланы.
Мәгълүмат өчен. Бәхәс буенча I Ачык шәһәр турниры былтыр яз уза. Биредә республика уку йортларыннан 20дән артык команда чыгыш ясый. Турнир нәтиҗәләре буенча, Казан дәүләт технология университетында, Казан дәүләт финанс-икътисад университетында, Казан дәүләт университетында һәм Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында бәхәс клублары булдырыла. Шундый ук клублар республикабызның күп кенә яшьләр оешмаларында да барлыкка килә. Тиз арада бәхәсләшү хәрәкәтенә урта һөнәри белем бирү оешмалары да кушыла. Алар катнашындагы турнир 2008 елның ноябрь аенда уза.
Якын арада узачак турнир турында тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда бирелә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Nigezleme.doc | 109 KB |