Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең Башкарма комитеты мәгариф идарәләре белгечләре семинар-киңәшмәсе
29 Jan, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең Башкарма комитеты мәгариф идарәләренең (бүлекләре) «Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектын тормышка ашыруда җаваплы белгечләре иртәгә семинар-киңәшмәгә җыела. Чараны республикабыз Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты уздыра. Максаты – 2009 елда узачак Татарстан Республикасының иң яхшы укытучылары конкурсында катнашучы мөгаллимнәрне нәтиҗәле әзерләү.
Беркетелгән файлда семинар-киңәшмәнең нигезләмесе һәм программасы бирелә.