Куркыныч мәктәп автобуслары
Саба районы Прокуратурасы «Мәктәп автобусы» программасын тормышка ашыру вакытында юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарны бозу очракларын кисәткән.
Тикшерү барышында “Яшен” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең хезмәт законнары һәм “Юл хәрәкәте иминлеге турындагы” Федераль законны бозу очраклары теркәлә.
"Югары-Симет” гомуми урта белем бирү оешмасының ПАЗ маркалы автобусы медицина күзәтүен һәм техник контроль узмаган. Нәтиҗәдә, “Яшен” җәмгыяте механигы М.З. Әхмәтгалиевне административ җаваплылыкка тарталар, 1500 күләмендә штраф салалар.
Тикшерү вактында шул да ачыклана: “Яшен” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять балаларны төзек булмаган автобусларда йөрткән. Мондый автобуслар саны 19 була. Алар “Юл хәрәкәте иминлеге турындагы” Федераль законны һәм “Балаларны йөртү өчен билгеләнгән автобус. Техник таләпләр” ГОСТын утәмәгән.
Закон бозу фактларын бетерү өчен Саба районы Прокуратурасы “Яшен” җәмгыяте генераль директоры исеменә күрсәтмә билгели. Әлеге күрсәтмә нигезендә автобуслар балаларны йөртерлек итеп җиһазландырылырга тиеш, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Прокуратурасы рәсми сайты.