Стипендия бирү төгәлсезлекләре бетереләчәк
Стипендия бирү көне... Һәр студент өчен бу көн бәйрәм булып санала. Үзем студент булган чакларны искә алам да, елмаеп куям. Юк-бар гына акчага да сөенгән чаклар булган бит. Чөнки анысы да бар студентларга да татымый. Укырга кергәннең беренче дүрт аенда стипендия бөтенләй түләнмәде – олырак курсларның сөенә-сөенә акча алганын күреп көнләшкәнебез хәтердә. Әле бит укысам – укыдым, укымасам – юк дип кенә дә йөреп булмый.
Сессияңне начар бирдең икән – стипендиядән коры каласың. Зачетлар, имтиханнар якынлаша башладымы, төркемебез белән башны бәрә-бәрә укырга тотына идек (бер-беребездән калышасы килми бит). Кайбер факультетта өчлегә укып барсаң да стипендия түләнә, безнекендә (КДУның журналистика һәм социология факультеты) исә кайчак ике «дүрт»лең булса да, ярты елга «студент бәхете» белән хушлашырга туры килде. Без моның нилектән шулай икәнен һич кенә дә аңламый идек.
Бүгенге көндә РФ законнар җыелмасында стипендия билгеләү критерийлары юк. Ә законасты актларында студентларга сессия нәтиҗәләренә карап кына стипендия бирелә башлавы мөмкин диелгән. «Бирелүе мөмкин» формулировкасы да ВУЗларга стипендия билгеләү-билгеләмәүне үз карамагына калдыра. Димәк, «бишле» яки «яхшы» билгеләренә укучы студентлар да стипендиясез калуы ихтимал.
Шушы төгәлсезлекләрне бетерү өчен «Югары һәм ВУЗдан соңгы һөнәри белем бирү турындагы» законга төзәтмәләр кертү мәсьәләсен Дәүләт Думасы вице-спикеры Светлана Журова, белем бирү буенча Дума комитеты председателе Григорий Балыхин, яшьләр эшләре буенча комитет әгъзасы Павел Зырянов күтәреп чыкты. Бүгенге көндә Дәүләт Думасына кертелгән закон проектында көндезге бүлек студентларына академик стипендияләр аларны укырга алу турында карар кабул ителгәннән соң ук түләүне бурыч итеп кую каралган.
Авыллардан килеп, тулай торакта торучы студентлар өчен стипендия еш кына суда батучыга бирелгән таяк кебек. Беренче дүрт айда исә, бу кечкенә генә ярдәм дә күрсәтелмәү дөрес түгел. Хакимият вәкилләренең бу турыда уйланып, яшьләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртуы сөенечле проект кабул ителеп, закон гамәлгә генә керә күрсен. Безгә эләкмәсә дә, киләчәктә студентлар буласы егет-кызлар беренче айдан ук стипендия бәхетен татысын иде.
Чыганак: www.intertat.ru