“Мәктәп–югары уку йорты” системасында мәгарифнең заманча моделен булдыру актуаль мәсьәләләре”
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты “Мәктәп–югары уку йорты” системасында мәгарифнең заманча моделен булдыру актуаль мәсьәләләре” исемле II Республикакүләм фәнни-методик конференция уздыру турында хәбәр итә.
Оештыручылар бу мәсьәлә белән кызыксынган барлык белгечләрне (гомуми урта белем бирү оешмалары җитәкчеләрен һәм укытучыларын, югары уку йорты мөгаллимнәрен) конференция эшендә катнашырга чакыра. Чара агымдагы елның 26нчы мартына планлаштырылган. Ул Казан дәүләт технология университетында, Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 68нче йорт (А корпус) адресы буенча узачак.
Конференция материалларыннан торган җыентыкка керәчәк тезисларны Мәгарифне үстерү институтына юллау сорала (108нче аудитория, табигый фәнни дисциплиналарны укыту методикасы кафедрасы).