Контракт буенча хезмәт иткәннәрне керү имтиханнарына 32 вуз әзерләячәк
18 Feb, 2008 Кунак
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы агымдагы уку елына, армиядә контракт буенча өч елдан да ким хезмәт итмәгән гражданнарга керү имтиханнарына әзерләүче 32 югары уку йорты исемлеген раслады. Әлеге исемлеккә Россиянең җиде федераль округыннан югары уку йортлары кергән. Бу турыдагы приказга Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко тарафыннан кул куелган.
Исегезгә төшерәбез, контракт буенча хезмәт иткәннәрне вузларда керү имтиханнарына әзерләү - “Мәгариф” милли проектының бер юнәлеше. Һәм ул федераль матди ярдәме хисабына чынга ашыралачак. 2008 нче елда мондый әзерлекне 5 мең кеше үтәчәк. Аның өчен федераль бюджеттан 0,2 млрд. сум акча каралган.