Аксубай мәктәпләрендә “ревизия”
6 Feb, 2009 Сылу 0
Аксубай районы Прокуратурасы мәгариф оешмаларындагы азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүче законнарның үтәлешен тикшерде.
Нәтиҗәдә шул ачыклана, Аксубай районы мәгариф оешмаларында закон бозу очраклары күп. Мисал өчен, меню төзелмәү, раковина һәм юучы ванналар куелмау, кайнар су кертелмәгән булу, ашханәдә эшләүче хезмәткәрләрнең медицина күзәтүе узмавы. Бу турыда Татарстан Республикасы Прокуратурасының рәсми сайты хәбәр итә.
Бу уңайдан, район прокуратурасы тарафыннан Аксубай муниципаль районының “Мәгариф идарәсе” башлыгы исеменә күрсәтмә язылган. Нәтиҗәдә, районның 5 мәктәп директоры дисциплинар җаваплылыкка тартыла, барлык закон бозу очраклары төзәтелә.