Абитуриентлар игътибарына!
6 Feb, 2009 Сылу 0
Казан дәүләт техник университеты чыгарылыш сыйныф укучыларын кунакка - “Ачык ишекләр көне”нә көтә. Университетның 7нче бинасында 22нче февраль көнне сәгать 10:00дә абитуриентлар җыены узачак. Адресы: Казан шәһәре, З. Кызыл урамы, 55нче йорт.
Ачык ишекләр көненә түбәндәге чаралар планлаштырыла:
1. Университет ректоры, Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе академигы Ю. Ф. Гортышов белән очрашу.
2. 2009 елда уку йортына керү кагыйдәләре турында мәгълүмат бирү.
3. КДТУның факультет деканнары һәм уку йорты составындагы институт директорлары белән очрашу.
4. Концерт
Бу турыда уку йортының рәсми сайты хәбәр итә.