Казан дәүләт технология университеты Ачык ишекләр көнен уздыра
11нче һәм 13нче февраль көннәрендә Казан шәһәренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен “Ачык ишекләр көне” планлаштырыла. 11нче февраль – башкалабызның Идел буе, Мәскәү һәм Совет районнары мәктәпләре өчен кабул итү көне. Ә 13нче февраль Казанның Яңа Савин, Вахитов, Киров, Авиатөзелеш районнары укучылары өчен каралган.
Программада:
• КДТУ ректоры чыгышы.
• КДТУ презентациясе.
• КДТУның факультетларын тәкъдим итү – деканнар чыгышы.
• Абитуриентларның сорауларына җавап бирү.
Ачык ишекләр көне түбәндәге адрес буенча үтәчәк: Казан дәүләт технология университеты, Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 68нче йорт, «Л.Толстой ур.» тукталышы, «А» корпусы, Түгәрәк зал (2нче кат). Сәгать 15:00дә башлана.
Университетның республика регионнарына чыгуы да агымдагы елның февраль аена планлаштырылган. КДТУның 43 районга бару план-графигын беркетелгән файлда күрә аласыз.