Балаларны наркотиклардан кисәтү өчен контракт методлар куллануга багышланган “Түгәрәк өстәл”
“Мөстәкыйль балалар” исемле Республикакүләм наркотикларга каршы проект кысаларында күптән түгел Шәһәр экология-биология үзәгендә Балаларны наркотиклардан кисәтү өчен контракт методлар куллануга багышланган “Түгәрәк өстәл” узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының накротикларга каршы эшне координацияләү бүлеге башлыгы Р.Г.Садыйкова, республика Мәгариф һәм фән министрлыгы, Наркотикларны тикшерү Федераль хезмәте идарәсе вәкилләре, Шәһәр экология-биология үзәге хезмәткәрләре, укучылары катнашты.
Шәһәр экология-биология үзәге Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2006 елдан ук уздырыла торган наркотикларга каршы проектлар конкурсы җиңүчесе булган. Әлеге бәйге өстәмә белем бирү оешмалары арасында уздырыла. 2008 елның март еннан проект «СтрИЖ» («Стремлюсь интересно жить») исемен йөртә. Проект кысаларында төрле чаралар уздырыла. Шундыйларның берсе «Легкое дыхание» дип атала. Ул - тәмәке тартуга каршы уздырылган акция. Аның нәтиҗәләре турында “түгәрәк өстәл” барышында сөйләделәр.
Сәламәт яшәү яклы кешеләр белән үзәк үзенчәлекле өч яклы (мөгаллимнәр, әти-әниләр һәм балалар арасында) килешү төзи. Наркотикларга каршы уздырылган чараларда актив катнашкан укучылар төрле экскурсия, поход, сәяхәтләргә чыга, диелгән министрлыкның рәсми сайтында.
Беркетелгән файлда “Мөстәкыйль балалар” исемле Республикакүләм накротикларга каршы проект белән танышырга мөмкин.