"Мәгарифтә менеджмент" юнәлеше буенча һөнәри яктан яңадан укыту факультеты тыңлаучыларын көтә
Муниципаль мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре һәм муниципаль мәгълүмати-методик үзәк җитәкчеләре игътибарына!
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Мәгариф икътисады һәм идарә кафедрасы "Мәгарифтә менеджмент" юнәлеше буенча һөнәри яктан яңадан укыту факультетына тыңлаучылар кабул итә башлавын хәбәр итә. Бу турыда уку йортының рәсми сайтында мәгълүмат эленгән. Укуларга гомуми урта һәм өстәмә белем бирү оешмалары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләрен, муниципаль мәгариф идарәсе органнары һәм мәгълүмати-методик үзәк җитәкчеләре, белгечләрен чакыралар.
Уку дәвамлылыгы 1,5 елга исәпләнгән. Көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган (традицион, интерактив, дистанцион). Көненә 6-8 сәгать лекцияләр планлаштырылган (5 сессий). Дәресләрне Казан, Мәскәү һәм күп кенә башка шәһәрләрнең югары уку йортлары укытучылары, галимнәре алып барачак.
Дәресләр программасы белән беркетелгән файларда танышырга мөмкин.
Курс тәмамлану белән тыңлаучыларга “Мәгариф менеджеры” белгечлеге буенча диплом бирелә. Уку түләүле (20 мең сум).
Көндезге бүлек өчен беренче сессия 16-21нче февраль көннәрендә старт алачак. Ә модуль буенча дистанцион укулар 23-27нче марта узачак. Элемтә өчен тел./факс. (843) 236-69-01.