"Патриот" үзәгендә “Без булдырабыз” һәм “Чын егетләр” исемле уеннар узачак
10 Feb, 2009 Сылу 0
Иртәгә 11нче февраль көнне “Патриот” үзәгендә “Без булдырабыз” һәм “Чын егетләр” III Республикакүләм уеннарының шәһәр этабы узачак. Чараның тантаналы ачышында кадет мәктәпләр, кинологлар һәм махсус отряд чыгышлары көтелә.
Әлеге чараны Казан шәһәренең мәгариф идарәсе, башкаланың эчке эшләр идарәсе һәм А.Алиш исемедәге балалар иҗаты сарае оештыра. Ярышта гомуми урта белем бирү оешмаларының тәртип саклау отрядлары катнашачак. Бу - Казанның 10-17 яшендәге 112 укучысы. Программа буенча бәйгедә спорт, интеллектуаль ярышлар һ.б. каралган. Җиңү яулаган команда уеннарның республика этабына уза, дип хәбәр итә Казан мэриясенең рәсми сайты.