Яңа төр интерактив такталар булдырылган
Күптән түгел Лондонда BETT-2009 (British Education and Training Technology Exhibition) дигән халыкара күргәзмә узду. Биредә заманча мәгариф технологияләре өлкәсендәге яңалыклар белән уртаклашалар. Күргәзмәдә Интерактив тактаның яңа версиясе тәкъдир ителгән. Исеме – ēno, әлеге тактаны гади такта итеп тә кулланырга була. Ягъни, төсле фломастерлар белән язарга, сөртергә, магнит ярдәмендә күрсәтмә материаллар беркетергә була. Кирәк чакта исә җайланма зур интерактив экранга әверелә.
Башка такталардан аермалы буларак, ēno тактасы чыбыкларсыз эшли. Димәк, аны урнаштыру өчен разетка туры китерү, бүлмә буйлап кабель сузу соралмый. Тактаны ярты сәгать эчендә урнаштырырга була.
Такта башка яктан да үзенчәлекле. Очлы предметлар аның тышкы кыяфәтен, формасын үзгәртмәячәк, сызыклар калдырмаячак. PolyVision компаниясе җитештергән әлеге җайланмага гомерлек гарантия бирелә. Электрон маркерга исә ике ел гарантия каралган. Электрон такта эшләми, дип аны ремонтка җибәрергә кирәк түгел. Тактаның эшләмәү сәбәбе – маркер, аны алыштыру кирәк.
Тактада эшләргә өчен педагогларны һәм укучыларны махсус өйрәтү соралмый.
Чыганак: www.ict.edu.ru