Рязань дистанцион белем алу үзәге ача
12 Feb, 2009 Сылу 0
Рязань яңа уку елыннан Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга дистанцион белем бирү үзәген ачып җибәрәчәк. Биредә 170 бала гыйлем алачак.
Үзәктә тәрбияләнүче кызлар-егетләрнең барысы да (1-11нче сыйныфлар) компьютер һәм башка җиһазлар белән тәэмин ителәчәк. Алар өйдән чыкмый гына мәктәп программасын узу мөмкинлеген ала.
Бүгенге көндә шәһәрнең 18нче интернат-мәктәбенең мөгаллимнәре Мәскәүдә махсус әхерлек курслары уза. Киләчәктә алар регионнның башка педагоглары өчен төп консультантлар булачак.
Рязань өлкәсенә хәзерге вакытта 27 миллион сумга махсус коррекцион җиһазлар һәм компьютерлар кайтарылган.
Чыганак: www.edu.ru