«Социаль ятимлекне булдырмау һәм бала хокукларын яклау буенча тәрбиягә һәм карауга алучы органнарның эшчәнлегенда яңа юллар» исе
16-20нче февраль көннәрендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә муниципаль берәмлекләр, шәһәр округларының бала хокукларын саклау буенча башкарма комитет белгечләренә семинар-киңәшмә (курслар) оештыра. Темасы: «Социаль ятимлекне булдырмау һәм бала хокукларын яклау буенча тәрбиягә һәм карауга алучы органнарның эшчәнлегенда яңа юллар».
Семинар-киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасының Сәламәтлекне саклау министрлыгы, Республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Пенсион Фонд бүлеге, Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгы һәм күп кенә башка ведомство вәкилләре катнашачак.
Адресы: Казан, Дзержинский урамы, 3нче йорт.
Семинарда нинди темалар күтәреләчәген беркетелгән файлларда карарга мөмкин.