«Татар теле хәзерге этапта: проблемлар һәм аларны хәл итү юллары»
13 нче февральдә сәгать 14.00 да К.Насыйри музеенда «Татар теле хәзерге этапта: проблемлар һәм аларны хәл итү юллары» темасына түгәрәк өстәл утырышы узачак. Ул атаклы татар галиме, мәгърифәтче, тарихчы-этнограф, тел белгече һәм язучы, хәзерге татар әдәби теле, фәнни терминологиягә нигез салган Каюм Насыйриның туган көненә багышлана.
“Түгәрәк өстәл” эшендә Тарих институты, Татарстан Республикасының Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан дәүләт университеты, Татар дәүләт гуманитар-педагогия университеты, Татарстан Республикасының Милли музее вәкилләре катнаша.
Фикер алышу татар телен куллану өлкәләре киңәю, аны массакүләм мәгълүмат чараларында куллану, шәһәр мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында татар теле укыту торышы хакында булачак.
Кунаклар өчен музей буйлап экскурсия, “Хәтер бакчасы – Сад памяти” фотокүргәзмәсе белән танышу да каралган. Анда үз вакытында галим тарафыннан халыкка дәвалау чарасы буларак тәкъдим ителгән дару үләннәренең фотосурәтләре урын алган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы рәсми сайты.