Югары математика юкка чыгарыла
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко югары сыйныф укучылары өчен мәктәп программасын җиңеләйтергә уйлый. Сүз укыту программасыннан югары математиканы алып ташлау турында бара. «Мәктәптә югары математика кирәкми. Математика креатив уйлауны үтерә», – дип саный Фурсенко.
Хәзерге вакытта Россия мәгариф академиясе яңа мәгариф стандартларын булдыру өстендә эшли. Әлеге стандартлар мәктәпкә 2009 елдан этаплап кертелергә тиеш. Академия вәкилләре фикеренчә, мәктәп программасының авырлыгы укучыларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Ләкин программаны артык җиңеләйтергә дә уйламыйлар.
Әйе, Россия мәктәпләрендә югары математиканы 5нче сыйныф укучыларына аңлатырдай мөгаллимнәр дә бар, дип саный Фурсенко. «Ләкин без гениаль укытучылар һәм алдынгы укучылардан бигрәк, 13,5 миллион шәһәр һәм авыл укучылары ихтыяҗларын исәпкә алырга тиеш”, - дип өстәде ул.
Чыганак: www.5ballov.ru